Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәт шәһәрендә "Студентлар язы" фестивале узган

Шушы көннәрдә «Нефтьче» Мәдәният сараенда “Студентлар язы” фестивале әлеге мәртәбәле бәйгенең гала-концерты булып узды, дип яза район газетасы. «Студентлар язы» – интститут һәм факультетлардагы концертлардан, мәгариф оешмаларындагы гала-концертлардан башланып, «Россия студентлар язы» федераль дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән фестивальләрнең берсе ул. Ел да апрель аенда студентларга үзләрен бөтен республикага, илгә танытырга менә шундый мөмкинлек туа. Ел да без яңа исемнәр ишетеп кенә калмыйбыз, ә студентларның тырышлыгы белән күпме матур чыгышлар карап хозурланабыз. Һәр концерт номеры бер кечкенә генә иҗат дөньясына әверелә. Хәзерге яшьләрнең креативлыгын һәм осталыгын ассызыкламый булмый. Моны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Подавалов та үз чыгышында җиткерде: – Шундый бәйгеләргә була яшьләр үсә, үзләрен күрсәтә ала. Иҗат ул һәрвакыт хезмәт белән бергә үрелеп барды. Әлмәт төбәгендә яшьләргә яшәр, укыр, үсәр өчен бөтен алшартлар да бар. Без шәһәрне тагын да камилләштерер өчен кулыбыздан килгәнне эшлиячәкбез. Чит шәһәрләргә китмичә, үз төбәгебездә белем алып, эшләп, яшәп калуыгызны телим, - диде ул, «Театр» һәм «Үзенчәлекле жанр» номинацияләрендә алдынгы урыннар яулаган командаларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырып. «Матур сөйләм», «Вокал», «Театр», «Хореография» номинацияләреннән тыш, быел тәүге тапкыр фестивальгә «Журналистика» жанрын да керткәннәр иде. Командалар арасында өченче урын быел Әлмәт музыка көллиятенә, икенче урын политехник техникумына, беренче урын КАИ студентларына бирелде. Ә быелгы Гран-Прига Әлмәт дәүләт нефть институты лаеклы дип табылды. Алар Казанда узачак «Студентлар язы -2017» фестивалендә Әлмәт данын яклап чыгыш ясаячак, диелә район хәбәрендә.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев