Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Эмиль Гафиятуллин җир йөзендә төрдәше булмаган "Татарча" проектын булдырган

Әлмәт шәһәренең 11 нче сыйныф укучысы Эмиль Гафиятуллинны хәзер бөтен республика белә. Апрель аенда старт алган зур мәгариф проекты - «Дай 5!» – «Бир бишне!» онлайн мәктәбенең беренче сезон укучылары арасында абсолют җиңүче дип танылып, ул моңарчы җир йөзендә төрдәше булмаган «Татарча» проектын булдырды. Үзе туган телен начар белсә дә, милләтнең киләчәге өчен янып яши. Хыялы да – татарларның саф татарча сөйләшә белүенә ирешү, дип яза “Әлмәт таңнары” газетасы. “Tatarcha” кушымтасы белән республика Президенты да кызыксынган. Кыска гына вакыт эчендә тормышка ашып, инде күптәннән реаль режимда эшли торган актуаль сервис ул. Уен аша татар телен өйрәнергә теләүчеләр саны 7 меңнән артып киткән! “Мин татарларның туган телләрендә аралаша белмәүләре хакында күптәннән уйланып йөрдем. Үзем дә шундыйлар рәтендә. Бүген кечкенә генә сабыйның да кулында гаджет, планшет, телефон. Димәк, татар телен өйрәнүне дә шулар аша тормышка ашырырга була. «Tatarcha»га без зур өметләр баглыйбыз. Якын арада «подписчик»лар 10 меңгә җитәр дип көтәбез. Илдә 7 миллион этник татар яши. Аларның бик азы гына татар телен белә. Әгәр безнең кушымта аша кимендә 3 миллион кеше туган телгә өйрәнә алса, максатыбызга ирешкән булабыз”, – ди Эмиль Гафиятуллин. Әлегә «Tatarcha»ның «Freemium» дигән моделе бар. Әлеге база версиясе бушлай һәм аны һәркем үз телефонында булдыра ала. Соңрак кушымтаны тагын да киңәйтеп, премиум версиясен әзерләячәкләр. Аны инде билгеле бер бәягә сатып алырга туры киләчәк. Технологик эшмәкәрлек курсларының төп идеясе дә бит укучыларны эшмәкәрлек нигезләренә өйрәтү, беренче табыш алу. Әгәр проект киң таралыш алса, без киләчәктә елына кимендә 10 миллион сумга кадәр табыш алырга тиеш, ди яшь программист. Эмильнең шәхси тормышына килгәндә, ул 6 нчы сыйныфка кадәр 24 нче мәктәптә укый. Аннан татар-төрек лицеена укырга керә. Бүген инде 11 нче сыйныфта белем алып, БДИга әзерләнеп йөргән мәле. Казанда программалаштыру буенча югары белем алырга хыяллана. Инглиз, төрек телләрен белә. Ә менә татарчаны ныклап өйрәнергә әлегәчә вакыт җиткерә алмый икән. “Беләм, шундый популяр кушымтаның лидеры булып та, татарчаны ныклап белмәү - зур оят, - дип таный егет. - Әмма мин татар сүзләрен беләм, телне дә аңлыйм. Аралаша алуда гына бераз кыенлыклар бар. «Tatarcha» кушымтасында алга таба аралашу өчен дә махсус бүлек булачак. Әлегә ул уен формасында сүзләрне белүгә, истә калдыруга корылган”. Эмильнең төркемендә дизайнер, лингвист та бар. Сүзләрнең дөрес яңгырашында бераз хилафлыклар булганга күрә, якын арада алар аны кабат яздырырга җыена. «Tatarcha» проектын камилләштерү өчен мөмкинлекләр күп. “Хәзер без халыктан теләк-гозерләр кабул итәбез. Кемгә ничек уңайлы, кайда үзгәрешләр кирәк – һәммәсен дә киләчәктә исәпкә алып эшләячәкбез. Татар теленең киләчәге безнең команда өчен генә түгел, ә һәр милләт баласы өчен кызыклы булырга тиеш”, - дип сөйләде Эмиль.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев