Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәт Россиянең стартап-башкаласы булачак

26 октябрь "Ачык иннновацияләр - 2016" Мәскәү халыкара инновацион үсеш форумында "Россиянең стартап-башкаласы" өчен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Әлмәтне җиңүче дип игълан иттеләр.

«Сколково» фонды оештырган "Россиянең стартап-башкаласы" өчен тавыш бирү 24 октябрьдә тәмамланган. Быел конкурс беренче тапкыр уздырылган, әмма аны ел саен үткәрү планлаштырыла. Конкурсның максаты - төбәкләрдә технологик эшмәкәрлек культурасын үстерү, «Сколково» конкурсында катнашучыларның төбәк бизнесы белән партнерлыгы өчен яңа проектлар һәм яңа идеяләр эзләү.

«Сколково» фондында белдерүләренчә, конкурста 208 шәһәр катнашкан. Әлмәт 4578 тавыш җыеп абсолют лидер булган. Икенче урында Тольятти, аннары - Курск, Әстерхан, Казан, Калуга, Екатеринбург.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев