Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәт районында укытучылар арасында "Йөрәгемне балаларга бирәм" дип аталган конкурс уза

"Ел укытучысы" республика бәйгесе кысаларында ел да Әлмәттә иң сәләтле һәм алдынгы укытучылар арасында “Йөрәгемне балаларга бирәм” дигән конкурс уза, дип яза районның "Әлмәт таңнары" газетасы. "Ел укытучысы – 2017" бәйгесе берничә номанициядә уза, анда катнашып үзләрен сынап карарга теләгән идеялы укытучылар саны да елдан-ел арта бара. "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә быел Әлмәттән 44 мөгаллим катнашырга теләк белдергән, "Өстәмә белем бирү педагогы" - 8, "Педагог-оештыручы" номинациясендә 4 кеше әзерләнгән. – Тәҗрибәңне башкаларга җиткерү, нәтиҗәлекне арттыру, профессиональ яктан үсү өчен мондый бәйгеләрнең әһәмияте бик зур. Бу чара мөгаллимнәр өчен яңа ишекләр ача. Тагын да камилләшү өчен укытучылар бер-берләреннән күреп эшли башлый, төрле проектларда катнашырга, авторлык эшләре булдырырга тырыша, – ди тәрбия эшләре буенча Әлмәт мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Римма Хәлимова. Бәйгенең муниципаль этабының өченче сайлап алу турына барлыгы 8 укытучы чыккан иде. Алар хөкемдарлар каршында "мастер-класс"лар күрсәтте, үзләре хакында сөйләде. Җиңү түгел, ә катнашу мөһим дисәләр дә, конкурсның төбәк этабына Әлмәт данын яклап барачак мөгаллимәләр билгеләнде. "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә өченче урын 10 нчы мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы Светлана Игнатьевага, икенче урын 4 нче мәктәптән Лилия Сабитовага, ә беренче урын 20 нче мәктәп мөгаллимәсе Гөлнара Гыйләҗетдиновага бирелде. "Өстәмә белем бирү укытучысы" номинациясендә икенче урынга Резеда Шәрипова (25 нче мәктәп), беренче урынга Сабина Менли-Асанова (10 нчы мәктәп), "Педагог –остаз" номинациясендә алдынгы урынга Евгения Баламутина, (Рус Акташы авылы мәктәбе) лаек булды. Һәр номинациядә беренчелеккә чыккан укытучылар 16 март көнне Лениногорскида бәйгенең төбәк этабында чыгыш ясаячак, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев