Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәт районында "Татар егете-2017" бәйгесе узган

Әлмәттә «Татар егете-2017» җиңүчеләре ачыкланды. Бәйге Яңа Кәшер Мәдәният йортында узды, дип яза районның "Әлмәт таңнары" газетасы. Район торак пунктларыннан унбер егет әлеге исемне яулау өчен көч сынашты. Жюри составында - “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, “Альметьевский вестник” газетасы баш мөхәррире Ландыш Зарипова, атказанган мәдәният хезмәткәре Җәүдәт Икътисамов, шагыйрә Нәфисә Сабирҗанова, 1 нче гимназиянең музыка укытучысы Рамилә Хәйруллина. Нәтиҗәдә абсолют җиңүче дип Түбән Абдулдан Алмаз Шәрифуллин танылды. Мәмәттән Габделфәт Ямалиев 1 нче дәрәҗә, Чупайдан Ралиф Галимов 2 нче дәрәҗә, Нәдердән Ильяс Гобәйдуллин 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Калганнарга түбәндәге номинацияләр буенча исемнәр бирелде: "Зиннәтле егет» - Тайсуганнан Данил Ризванов, “Кызлар күңелен яулаган егет” – Кәшердән Илсур Гәрәйшин, “Зирәк егет” – Кама-Исмәгыйльдән Илнар Газизов, “Баһадир егет” – Югары Мактамадан Эльфир Гайфуллин, “Баллы телле егет” – Әлмәттән Ильмир Сәхәбетдинов, “Тапкыр егет” – Кичүчаттан Илнур Насыйбуллин, “Милли җанлы егет” – Сөләйдән Ильяс Мәхмүтов, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев