Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәт районында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика бәйгесе узды

Бу көннәрдә республиканың 8 зонасында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика бәйгесе бара. Көньяк-көнчыгыш төбәк бәйгесе Әлмәттә уздырылды, дип яза районның "Әлмәт таңнары" газетасы. Быел ул республикада 20 нче тапкыр оештырылды. Нефтьчеләр башкаласындагы бәйгегә 8 муниципаль районнан – Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Сарман, Зәй һәм Чистайдан барлыгы 10 номинациядә 48 кеше катнашты. Аларның һәммәсе үзләренең муниципаль районында үткән бәйгедә җиңү яулаган. Жюри рәисе – “Татарстан хатын-кызлары” республика иҗтимагый оешмасы әгъзасы Гүзәл Әхмәдиева. Шулай ук жюри составында ТР профсоюзлар матбугат үзәге җитәкчесе Ирина Пузакова, муниципаль районнардан вәкилләр бар иде. Әлмәт район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова бәйгене ачып, аның әһәмиятен билгеләп үтте. - Әлеге зона бәйгесе Әлмәттә дүртенче ел рәттән уздырыла. Ышаныч күрсәтүләре өчен рәхмәт. “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” бәйгесе иң яхшыларны, талантларны ачыкларга ярдәм итә. Бу яңа мөмкинлекләр ачылу дигән сүз дә. Бүген дә Әлмәт сәхнәсе яңа талантларны барлар дип ышанасы килә, – дип, лаеклы җиңүләр теләде ул. Бәйге “Хатын-кыз – ана” номинациясе белән башланды. Алты районнан килгән күп балалы әниләргә карап сокланмый мөмкин түгел. Сәхнәдән үк аларның гаиләләренең җылысы бөркелде. Әлмәтлеләр ун номинациянең барысында да катнашты, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев