Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәт районы мөхтәсибәтендә республика мөселманнары Диния нәзарәтенең күчмә пленар утырышы үткәрелде

19 декабрь Татарстанның Әлмәт районы мөхтәсибәтендә республика мөселманнары Диния нәзарәтенең күчмә пленар утырышы үткәрелде. Әлеге чара 2016 елда алып барылган дини эшчәнлеккә йомгак ясау, алдагы елга ниятләрне барлау булып тора. Җыелыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узды, сөйләшүдә мөфти урынбасарлары, район имам-мөхтәсибләре, казыйлар, Голәмәләр шурасы әгъзалары, дини уку йортлары җитәкчеләре катнаша. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Мөфти сүзен Мәүлид бәйрәме белән котлаудан башлады: “Бүген мөбарәк бәйрәм аенда – Мәүлид аенда 2016 елга йомгак ясыйбыз. Нәзарәт һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Мәүлид белән котлыйм.  Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын, эшләребезне уң кылсын! Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсен!” – диде. Әлеге котлаудан соң мөфти 2016 елда Татарстан мөфтияте тарафыннан тормышка ашырылган кайбер эшләргә аерым тукталды. “Быел безнең өчен бик тә мөһим ике тарихи вакыйга булды. Беренчесе – Диния нәзарәте яңа урында эшли башлады. Казанда Тукай урамына күчтек, мәчетле булдык. Аллага шөкер, бик матур тарихи мәчетебез – Галиев мәчете төзекләндерелде. Яңа комплекска күчү мәшәкатьләре шактый булса да, бу бик сөенечле хәл. Моның өчен без республика җитәкчеләренә бик тә рәхмәтле. Аларның ярдәме белән зур кунакларны каршы алырлык һәм төрле ил вәкилләре белән дини сөйләшүләр оештырыр өчен матур бинабыз булды. Икенче тарихи мизгел ул – Коръәннең яңа басмасын әзерләп бетердек. Диния назәрәте тарафыннан үзебез әзерләгән яңа басманы 10 мең тираж белән нәшер иттек. Ике ел дәвамында бу зур эшне Коръәнне өйрәнү бүлеге, Коръән хафизларыбыз башкарып чыкты. Хәзер исә Коръәннең яңа басмасын 5 мең данәдә кабат бастырабыз”, – диде мөфти хәзрәтләре.   Татарстан мөфтие шулай ук хәзрәтләр алып барган хуҗалык эшләренә дә тукталды. Камил хәзрәт бу уңайдан түбәндәгеләрне әйтте: “Республика күләмендә карасак, быел яңа мәчетләр Яшел Үзән, Бөгелмә, Балтач, Кайбыч, Кукмара, Балык Бистәсе, Чаллы, Түбән Кама һәм башка районнарда ачылды. Актанышта исә бишне ачтылар. Шулай итеп, республикада быел барлыгы  20 дән артык яңа мәчет эшли башлады. Шулай ук, бик күп мәчетләр ел дәвамында ремонтланды. Буада исә мәдрәсә төзелеше бара. Димәк, хәзрәтләребез аштан-ашка мулла булып кына йөрми. Аларга хуҗалык эшләрен дә җигелеп тартырга туры килә. Шуңа күрә дә азмы-күпме ярдәм булсын дип, мөхтәсибәтләргә, хәзрәтләргә грантлар бирергә тырышабыз. Бу грантлар авыл мәчетләренә булышырга дип каралган. Шул исәптән, яшь имамнарга 180 мең сумлык сертификатлар бирүне дәвам иттек. Быел 50дән артык кешегә грант булды. Шуны әйтәсе килә, динебез, республикабыз, халкыбыз өчен бик күп тырышлыклар куйдык, Аллага шөкер. Дини эшләрне алып баручылар – урынбасарлар, казыйлар, Голәмәләр шурасы, имам-мөхтәсибләр, хәзрәтләр, мәдрәсә мөгаллимнәре – барыгызга да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Динебезне тотыйк, телебезне сак­лыйк, балаларыбызга тапшырыйк: безнең вазыйфабыз шул. Аллаһы Тәгалә ризалыгы, өммәтебез, республикабыз өчен бергәләп күркәм гамәлләр кылыйк”. Киләсе ел хакында исә мөфти: “Безнең алда шактый мәшәкатьле, җаваплы ел көтә. Барыбыз да яхшы белә, киләсе елда Болгар ислам академиясен ачу көтелә. 1 сентябрьдә без академиядә яңа уку елын башлап җибәрергә тиеш. Бу эшләр республика, хәтта Россия күләмендә генә бармый. Чит илләр белән даими сөйләшүләр үткәрелә. Безгә барыбызга да, бигрәк тә Голәмәләр шурасына, нәзарәтнең мәгариф бүлегенә академиянең уку-укыту планнарын төзү өчен шактый эшләр башкарырга туры киләчәк. Вакыт күп түгел, санаулы айлар гына калып бара”, – дип искәртте. Моннан тыш ул хәзрәтләр игътибарын танылган татар дин галиме, мөфти Галимҗан Баруди юбилеена юнәлтте. 2017 елда Галимҗан Барудиның тууына февраль аенда 160 ел тула. “Галимҗан Баруди кебек танылган дин әһелләрен өйрәнергә, аларның китапларын укырга бу юбилей үзе бер сәбәп. Бераз яшьләргә стимул булсын өчен конкурслар да оештырыйк, бүләкләр дә өләшик”, – диде мөфти. Мөфтидән соң чыгыш ясаган баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев исә  2016 елда республика күләмендә этаплап үткәрелгән Коръән уку бәйгесенә һәм балалар арасында “Гыйбадәте Исламия” китабына нигезләнеп оештырылган викторинага югары бәя бирде. Бу бәйгеләрнең халыкта зур кызыксыну тудыруын, аларны оештыруда имам-мөхтәсибләрнең күп тырышлык куйганын билгеләп узды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев