Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәт мөхтәсибәте инде берничә ел рәттән балалар арасында Коръән уку бәйгесе оештыра

Коръән уку бәйгесендә 4 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар «тәҗвид» кагыйдәләренә ярашлы Коръәнне дөрес итеп яттан укый алуларын күрсәтергә тиеш иде. Аларга бары тик бер генә номинациядә (барлыгы 64 номинация) чыгыш ясау хокукы бирелде. 80 нән артык гариза килеп керсә дә, катнашырга теләк белдерүчеләр 100 гә тулды. Чара башында Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Коръән укып, балаларга уңышлар теләде: – Безгә югарыдан бик зур сәләт – укый алу мөмкинлеге бирелгән. Аллахы Тәгалә биргән бу нигъмәтне файдаланып калырга кирәк. Элек безнең әби-бабайларның күбесе Коръәнне укырга өйрәнә дә алмаган. Чөнки китаплар да, тиешле мәгълүмат та булмаган. Ә хәзер барысы да бар. Укый алабыз икән, кирәкле әдәбият бар икән, димәк, укырга кирәк. Коръәнне матур итеп укырга кушкан. Без татарларда аерым бер моң да бар. Кемгәдер охшатып уку яхшы, әмма һәркем Коръәнне күңеленнән чыккан моң белән һәм дөрес итеп укырга тиеш. Осталык дип әнә шул атала, - диде хәзрәт. Балаларның күбесе мәчеткә түгәрәкләргә йөри. Бәйгедә фонетика, сүзләрнең дөрес яңгырашына таләпләр зур иде. Ялгышмыйча Коръән уку катлаулы булса да, балаларның тырышлыгы күренә. Яшь аралыгына карап укучылар үз белгәннәрен күрсәткән арада, абый-апаларына ияреп килгән нәниләр өчен викториналар да оештырылды. Хәер, Коръән уку бәйгесендә өч яшьлек катнашучылар да табылды әле. Әлеге сабыйлар хәтта хөкемдарлар күңелендә соклану уятты. Бәйге булгач, бүләкләрсез дә булмады. Хөкемдарлар күбрәк укучыларны кызыксындырырга тырышты. Шуңа күрә бик күпләре алдынгы урыннарга лаек булдылар. Соңыннан ата-аналар һәм кече яшьтән үк Коръән укырга өйрәнүче бу балалар өчен бәйрәм өстәле дә әзерләнгән иде, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев