Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәт лицей-интернат укучылары Һиндстаннан зур казанышлар белән кайтты

Әлмәттәге 1 нче лицей-интернатның 9 нчы сыйныф укучылары Һиндстаннан зур казанышлар белән кайтты. Бу хакта "Әлмәт таңнары" яза.

Биредә 16-21 ноябрьдә QUANTA табигать фәннәре буенча XXII халыкара олимпиада булып узды. Ул математика, табигать фәннәре, логика, робототехника, көймә модельләштерү һәм фәнни дебатларны үз эченә ала. Нәтиҗәдә Шакир Мөхәммәтҗанов «Терроризмны фәкать фән генә коткарачак» темасына фәнни дебатта призер булып танылды. Альберт Хуззятов белән Ильяс Мамайосыпов көймә модельләштерү буенча финалга кадәр барып җитте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев