Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәт гимназиясе укучысы Белорусиядә узган халыкара фестивальдә гран-прига ия булган

Әлмәтнең 1 нче гимназия укучысы Тимур Мусин Гран-При Белорусиянең Минск шәһәрендә узган “Дети России” халыкара фестивалендә гран-при яулаган. Бу хакта "Әлмәт таңнары" яза.

Мәртәбәле бәйге ике этапта узган. Беренчесендә әлмәтле “Дельфин” җырын башкарса, икенче этапта испан телендәге бер җыры белән жюрины таң калдырган.

Исегезгә төшерәбез: Тимур Мусин районда гына түгел, ә “Голос” проектында катнашып, бөтен илгә танылырга өлгерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев