Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әллә халык бозылды, әллә без, артистлар, аны "солянка" концертлар белән бозып бетердек" - Нәзифә Кадыйрова (видео)

Татарстанның һәм Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, җырчы Нәзифә Кадыйрова фикеренчә, татар-башкорт эстрадасының дәрәҗәсен күтәрү өчен сәхнәдә фонограммага җырлауны тыярга кирәк. Ул җырчыларның күп булуы аларның дәрәҗәсе төшүгә китерде дип саный. "Замана әллә ничек үзгәреп китте бит хәзер. Радиода җырчыларның исемнәрен дә әйтеп тормыйлар, композиторларны да әйтмиләр, җырларның кемнең шигыренә язылганын да атап тормыйлар", - ди Нәзифә Кадыйрова. Җырчы фикеренчә, артист - ул үзенә күрә бер миссия, Аллаһ Тәгаләдән бирелгән сәләт, талант. Артистларның дәрәҗәсе төшүен ул җыелма концертларның күп булуы белән дә аңлата. "Элек, без яшь чакта, бер солистка йөри идек концертларга: Фәридә апа (Кудашева - А.И), Илфак Смаков, Филүс Гәрәев, Әлфия апа (Афзалова - А.И.), Илһам абый (Шакиров - А.И.). Бер артистка, бер исемгә генә йөри иде халык. Ә хәзер татарча солянкамы, башкортчамы, Башкортстаннан 10 кешеме, Татарстаннан 20 кешеме җыелган, укмашкан концертларга халык күбрәк йөри, - ди Нәзифә Кадыйрова. - Әллә халык бозылды, әллә без, артистлар, аны "солянка" концертлар белән бозып бетердек". Башкортстанның халык артисты эстраданың дәрәҗәсен күтәрү өчен сәхнәдә фонограммага җырлауны тыю кирәк дип саный. "Әгәр сәхнәдә "плюс"ка җырлауны тыйсалар, җырчыларның күбесе юкка чыгачак. Акча түләп, башка шуның ише юллар белән сәхнәгә эләккән кешеләр төшеп калырлар иде", - ди ул. Нәзифә Кадыйрова 17 декабрь көнне Казанга Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллинаның юбилее уңаеннан оештырылган концертта чыгыш ясарга килгән иде. Нәзифә Кадыйрова - 1987 елдан Башкортстанның халык, 1996 елдан Татарстанның атказанган, 2005 елдан Россиянең атказанган артисты.  Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе, халыкара конкурслар лауреаты. Репертуары татар, башкорт, казах, молдаван халык җырларыннан тора.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев