Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлкинең "Каенкай" балалар һәм үсмерләр приюты "Бергәләп булдырабыз" проектын гамәлгә ашыруга керешкән

Әлкинең “Каенкай” балалар һәм үсмерләр приюты “Мәрхәмәт” Татарстан хатын-кызлары хәрәкәте ярдәмендә “Бергәләп булдырабыз” дигән проектны гамәлгә ашыруга керешкән. Бу хакта "Әлки хәбәрләре" яза. Проектның максаты – приютта яшәүче балаларга көнкүреш, хезмәт һәм физик тәрбия бирү, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтү өчен уңайлы шартлар тудыру. Яңа Салман приютында проектның өч юнәлешен уйлап тапканнар. Аның берсен – “Кунак бүлмәсе” дигәнен үз көчләре белән эшләп тә куйганнар. Хәзер кунаклар, балаларын күрергә килгән әти-әниләр белән аралашу өчен приютта уңайлы бүлмә бар. Ә менә калган ике юнәлешне үз көчләре белән генә башкарып чыга алулары шикле, чөнки алар шактай зур чыгымнар сорый. “Үзем булдырам” дигәне приютта кызлар өчен тегү, малайлар өчен остаханә булдыруны күз алдында тота. “Мин спортны сайлыйм” дип аталган юнәлеш приют йортында уен һәм спорт мәйданчыклары булдыруга багышланган. Аларны ахырына җиткерүдә приютка хәйриячеләр ярдәме кирәк булачак. Казанның бер оешмасы (приютның күптәнге дусты) тегү машиналары вәгъдә иткән. Ә район исә спорт мәйданчыгы төзүне киләсе ел планына керткән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев