Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге гимназиясе Хәтер китабы өчен әфганчылар турында мәгълүматлар җыя

Бу хакта район газетасы яза.

Әфган сугышының, Чечен республикасындагы сугышчан хәрәкәтләрнең фаҗигале еллары бездән һаман ераклаша бара. Бу сугышлар илебез кичергән авыр сынаулар булып тарихка кереп калды.

Соңгы совет солдатының Әфган җиреннән чыгуына 27 елдан артык вакыт узды. Бу чорда инде әлеге вакыйгалар турында хәбәрдар булмаган буын үсеп җитте. Әлеге сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар да арабызда һаман азрак кала бара. Аларның эшләре, батырлыклары легендаларга күчә, халык хәтерендә яши.

Әфган сугышында 130 дан артык райондашыбыз катнашкан. Аларның дүртесе – Владимир Бурунов, Ирек Сөләйманов, Иван Семенов, Әсхәт Курмашов – Әфган җирендә батырларча һәлак булды. Ә 25 ир-егетебез сугышта алган яралардан һәм авырулардан терелеп бетә алмыйча арабыздан вакытсыз китеп бардылар. Бүген районыбызда яшәүче сугышчы-интернационалистлар төрле тармакларда хезмәт куялар. Алар – халык арасында абруйлы һәм хөрмәтле кешеләр.

2009 елда районыбызда “Боевое братство” (“Сугышчан туганлык”) исемле ветераннар оешмасы төзелде. Аның белән Әфган сугышы ветераны Рөстәм Шәйхетдинов җитәкчелек итә.

Сугыш ветераннары – яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур көч. Тик, кызганыч, Бөек Ватан сугышы ветераннары сафлары елдан-ел сирәгәя. Ветераннар хәрәкәте эстафетасын өлкән буыннан әфганчылар һәм бүтән сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар кабул итеп ала.

Якташларыбызның, илгә җиңү яулаган куркусыз кешеләрнең бөек батырлыгы хакындагы тарихи хәтер югалырга тиеш түгел. “Беркем дә, берни дә онытылмасын” шигаре һәрчак актуаль. Яшь буын Җирдәге тормыш хакына үзенең саулыгын, гомерен корбан иткән кешеләр хакында истә тотсын иде.

Нәби Дәүли исемендәге гимназия сугышчы-интернационалистлар белән тыгыз элемтәдә яши. Без алар белән очрашулар оештырабыз, укучыларыбызга хәрби бурычын намус белән үтәгән солдатларның батырлыгын күрсәтергә, тарихи хәтерне саклау, сугышчы-интернационалистларның батырлыгына хөрмәт уяту аша ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләргә омтылабыз. Без Әфган сугышында катнашкан якташларыбыз турында мәгълүматлар да җыя башладык. Шул рәвешле “Сугышчан туганлык” оешмасына Хәтер китабы булдырырга ярдәм итәбез. Моны без бик әһәмиятле эш дип саныйбыз. Чөнки ул буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга, укучыларның социаль активлыгын күтәрүгә, балаларны гражданин һәм патриот итеп тәрбияләргә ярдәм итә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев