Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлки районында "Заман безне сайлады" исемле китап дөнья күрәчәк

Әлкинең мәдәният бүлеге Әфганстанда, Чечняда һәм башка кайнар нокталарда хезмәт иткән әлкилеләр хакында китап әзерли, диелә “Әлки хәбәрләре” газетасында.

Бүген “Заман безне сайлады” (“Время выбрало нас”) исемендәге әлеге китапка керәсе райондашларыбыз хакында мәгълүматлар туплау эше бара. Билгеле, китап чыгару гаять чыгымлы эш. Мәдәният бүлеге ел башында шушы күләмле хезмәт өчен 150 мең сум грант откан иде. Күптән түгел “РИТЭК” ААҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңеп, тагын 50 мең сум оттылар. Китап 2017-2018 еллар аралыгында чыгар дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев