Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлки районы Салман авылындагы Мәдәният йорты яңартылган

Татарстанның Әлки районы Салман авылдагы ике катлы Мәдәният йорты бинасы 50 ел элек төзелгән, шактый тузган иде. Мәдәният учагын төзекләндерүгә республикадан 10 миллион сум акча бирелде. Ремонт эшләре быел март аенда башланды. Аны Казанның төзелеш оешмасы башкарды. Мәдәният йортының түбәсе, идән-түшәмнәре, тәрәзәләре тулысынча алыштырылды. Шулай ук җылылык системасы, суүткәргечләр яңартылды. Фойе, тамаша залы, артистлар өчен бүлмәләр зәвык белән ремонтланды. Гомумән, клуб бөтенләй яңарды. Затлы тәрәзә пәрдәләре, уңайлы урындыклар, яңа музыка аппаратурасы сатып алынды. Ремонтланган мәдәният йортындагы матурлыкны күреп, авыл халкы аһ итте, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре” газетасы. Бинаны яңартуга район мәдәният хезмәткәрләренең дә зур өлеше булды – алар даими рәвештә өмәләр оештырып, төзекләндерү эшләрендә ярдәм иттеләр. “Бу Мәдәният йорты авыл өчен зуррак та иде, – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина. – Без аның сәхнәсен дә, тамаша залын да бераз кечерәйтеп эшләдек. Хәзер зал 100 урынлы. Тора-бара китапханәне, почтаны, авыл җирлеге советын да шушы бинада урнаштыру күздә тотыла”. Яңартылган мәдәният учагын ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин аның һәрчак күңелле һәм эчтәлекле тамашалар белән яшьләрне дә, олыларны да җәлеп итүен, халык белән тулып торуын теләде. Шул ук кичне булган Яңа ел бал-маскарадында залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Яңа клубтагы беренче тамашага салманлылар гына түгел, тирә-күрше авыл халкы да килде. “Өй туе” бик күп кеше катнашында, күңелле һәм матур узды, диелә әлкилеләр хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев