Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлки кызы дөнья чемпионы исеменә лаек булган

26-28 ноябрьдә Казахстанның Астана шәһәрендә узган билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә Әлки яшүсмерләре призлы урыннар яулап кайткан. Бу хакта район басмасы яза.

Әлеге ярышларда 1999-2001 елларда туган малайлар һәм кызлар көч сынашты. Россия җыелма командасы составында безнең өч көрәшчебез – Базарлы Матактан Регина Нуретдинова, Раил Сәгыйров, Иске Тахталыдан Вероника Хәйруллина чыгыш ясадылар. Регина үз авырлыгында беренче урынны алды. Раил белән Вероника икенче урыннарга ия булдылар. Үсмерләрнең тренерлары – Илдар Әхмәров, Рәмзис Сәлахов, Рәмис Вафин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев