Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әлфиянең гомере - җырлап узган гомер" - Минтимер Шәймиев

Татар халкы бөек кызы Әлфия Авзалова белән хушлашты. Татар дәүләт филармориясендә узган матәм митингын Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ачып җибәрде. Чарада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, мәдәният, сәнгать әһелләре, Әлфия Авзалованы яратып тыңлаган тамашачылары катнашты. Иртәнге сәгать 8дән үк килүчеләргә сәхнәгә менеп, Әлфия Авзалова белән хушлашу мөмкинлеге тудырылды. Чарага килүчеләр бар да күренекле җырчыбыз турында якты истәлекләре белән уртаклашты. Халык белән сәхнәдә саубуллашу Әлфия Авзалованың үз теләге иде. "Бүген бөек җырчыбыз Әлфия Авзалованы соңгы юлга озатабыз. Язмыштан узмыш юк. Рәхмәт, бүген күпме халык килде. Аңа мәхәббәт күренеп тора, артык сүз кирәк тә түгел. Исән чагында халкыбызның, Рәсәйнең халык артисты зур бүләкләргә лаек булды. Ул безнең халкыбызның газиз баласы. Ятим бала һәрвакыт газиз бала. Халык аны үз кочагына алды", - дип белдерде бүген Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев. Ул Әлфия Авзалованың тавышына Александр Ключарев һәм башка шәхесләрнең дә сокланганын билгеләп узды. Минтимер Шәймиев филармониянең дә җырчы тормышында зур роль уйнаганын, табигатьтән бирелгән сәләте ачылып китүдә ярдәмен белдерде. "Җыр сәнгатендә иң тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе. Кешенең үзеннән тора: Әлфиянең җорлыгы, тырышлыгы, тормышта югалып калмавы шушы казанышлары барлыкка килүгә нык ярдәм итте. Булганның булганы булып чыкты ул. Илһам һәм Әлфия үз чорының бизәге, безнең мирасыбыз булды. Бөтен илне гизеп, күпме җырлар җырлап, халкыбызның моңын башкаларга җиткерү - моннан да зур эшләр кайда булыр? Әлфиянең таланты зур, ничәмә ничә миллион кешеләргә хезмәт иткән кеше начар кеше була алмый. Бу зур казаныш. Әлфиянең гомере - җырлап узган гомер. Моң патшабикәсе дию аңа зур бәһа дияр идем. Әлфия кирәк чагында  14 телдә җырлап бирә алган. Шушындый сәләтле кызыбызны соңгы юлга озатабыз. Андый шәхесләр сирәк бит ул. Татар моңы башка телләрдә җырланганда да үзенчәлеген югалтмый", - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Дәүләт Киңәшчесе кайбер артистларның өлкән җырчыларыбызга игътибарлы булуын белдерде. "Кайберәүләр өлкән буынны җитәкләп кенә йөри. Салават Әлфияне сәхнәгә җитәкләп йөрде. Мин моны үрнәк итеп әйтәсем килә. Шулай булырга тиеш. Безгә үзебезнең кадерне беләргә кирәк. Бу безнең халкыбызга хас әйбер. Рәхмәт Әлфиягә дә, балаларына, аларның иптәшләренә дә. Син халкыбызның күңелендә бар һәм булачаксың", - дип төгәлләде Минтимер Шәймиев. Алга таба Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев чыгыш ясады. "Безнең район халкы зур кайгы кичерә. Якташыбыз Әлфия апа арабыздан китте. Мәдәният йортында Әлфия апаның бюсты тора. Актаныш үзәк мәдәният йортына Әлфия апа исемен бирү эшен башлап җибәрәсе килә. Без аның белән горурланабыз", - дип Актанышның хезмәт сөючән халкы Әлфия Авзалова исемен мәңгеләштерергә тырышачагын әйтте. "Авыр туфрагың җиңел булсын!" - диде. Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов Әлфия апаның мирасы бихисап булуын, бу мирас яшьләргә калуын билгеләп узды. "Бу мирас безгә бик кирәк. Әлфия апа җырчыларга маяк булды", - диде. "Халкыбызның сайрар сандугачын соңгы юлга озатабыз. Әлфия апа тормыштагы сынауларны үтеп китеп барды. Аның җырлары мәктәпләрдә утырган һәр баланың, кырларда иген иккән абыйларның, Донбасс шахталарында күмер чапкан, сугыштан аяк-кулларын югалтып кайткан каһарманнарның күңелләрен елатты да, юатты да. Ул милләтне җырлатты да, милләтне елатты да. Ул ватаныбызның сайрар сандугачы", - дип белдерде чыгышында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов. "Зур югалту. Барыбызга да бик авыр. Татар сәнгате тарихында Әлфия Авзалова дип язылган тагын бер бит ябылды", - диде җырчы Зөһрә Шәрифуллина. Әлфия Авзалова турында фикерләрен Г. Камал театры, Татарстанның Халык артисты Әзһәр Шакиров, Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин да җиткерде. Чыгышлардан соң, мәрхүмә рухына дога кылынды. Әлфия Авзалова җәсәден залдан алып чыкканда, фойедагы халык алкышлар белән каршы алды. Филармония ишек төбеннән машина кузгалгач та, кул чабып озаттылар.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев