Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлфия Туфан кызы Миңнуллина Бөтендөнья татар конгрессы медаленә ия булды

Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати-аналитика идарәсе хезмәткәре Әлфия Туфан кызы Миңнуллина-Юнысовага Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды. Медальне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров тапшырды.
2018 елның 1 гыйнвары көнне Әлфия Туфан кызы 55 еллык юбилеен билгеләп узды. Шул сәбәпле, быел гыйнвар аеннан, Әлфия Миңнуллина лаеклы ялга китә. Татар дөньясындагы яңалыкларны оператив рәвештә конгрессның рәсми сайтында яктыртып баруы һәм массакүләм мәгълумат чаралары белән тыгыз элемтәдә эшләве өчен Татар конгрессы коллективы аңа олуг рәхмәтен белдерә. Әлфия Туфан кызы Миңнуллина киләчәктә дә Татар конгрессы белән араларны суытмыйча уртак проектларны тормышка ашыруда ярдәмләшеп яшәр дигән өметтә кала аның хезмәттәшләре.

Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев