Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган концерт узачак

Казанда, футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында, 11 июльдә Fan Fest җанатарлар фестивалендә Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган концерт узачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә чемпионатның Казандагы матбугат үзәгендә Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова хәбәр итте. "Бу халыкара проект. Моның белән Әлфия апаның кызы Зөлфия шөгыльләнә. Ул гаиләсе белән Америкада яши. Американың татар башкаручылары белән сөйләшкән. Алар Казанга килеп, Әлфия Авзалова җырларын башкарырга тели. Без аларга виза ярдәме оештырабыз. Бер-ике атнадан кемнәр киләчәге тәгаен билгеле булачак. Бу чараның асылы ниндидер йолдыз килеп, Әлфия апа җырларын башкаруы түгел, ә теләүчеләрнең яңа аранжировкаларда аның җырларын яңгыратуда", - дип белдерде Эльвира Камалова. Аның сүзләренчә, концертта Татарстан артистлары да чыгыш ясаячак.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев