Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әлфия апа (Авзалова): "Энем, коеп куйган артист үзең" - дия иде - Фәнис Гыйльметдинов (ӘҢГӘМӘ)

Тыйнак шәхес. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы Фәнис Гыйльметдинов – әнә шундый зат. Ул бөтен булмышы, үз-үзен тотышы белән тирән хөрмәт уята, ләкин күзгә бәрелергә яратмый. Шуңа күрә “Илһамият” чараларында да, искә алу кичәләрендә дә сирәк күренә. Гәрчә, уйнар көе, әйтер сүзе булса да. Без исә Фәнис абыйдан үзе белән эшләгән олпат шәхесләр һәм хәзерге эстрада турында фикерләрен белештек. – Фәнис абый, иҗади тормышыгызда борылыш булган елларны искә төшерик әле. – Артистның язмышы үз кулында түгел. Ул дөнья мәшәкатьлә­реннән өстә һәм язмыш борылышларына әзер булмый. Туксанынчы еллардагы үзгәрешләргә дә бик күп җырчы әзер түгел иде, шуның аркасында харап булучылар күп булды. Катлаулы чор иде ул: филармониядә кыскарту көтелә, әмма ни кылырга белмибез. Җи­тәк­­ченең татар эстрада бүле­генә карата мөнәсәбәте начар. Минем кыс­картуга эләгәсем килмәде, үз теләгем белән гариза язып, эштән киттем. – Талантлы кеше югалып калмый. – Миндә укытучылык хисе дә көчле. Мөгаен, шуңа да, 17 яшемдә, музыкаль белемем булмаган килеш, үтенечләренә колак салып, Мөслим урта мәктәбенә укытырга килгәнмендер. Дөрес, үзлегемнән нота грамотасына төшенгән идем инде. Шулай да, үзлектән өйрәнгән – бер нәрсә, махсус белем – икенче. Һәм мин Казан музыка училищесына укырга кердем. Артистлар белән йөрүдән туктагач та, укытучылык эшенә кереп киттем. Казан дәүләт педагогия институтында булачак укытучыларга беренче дәрестә үк бормаларны алырга өйрәттем. Ләкин моның өчен үзеңне онытып, көне-төне балалар янында булырга, һәрберсенә ачкыч табарга тырышырга кирәк. – Гармун белән ничек дуслаштыгыз? – 5-6 яшьләремдә әтинең гармунын урлап, мунчада җаена төшенгәнем истә. Бу – рус тибындагы гармун иде, күрекләре тартылганда бер төрле, җыйганда икенче төрле тавыш чыгара торган. Бала өчен уйнарга авыррак. Мәҗлесләрнең берсендә әтинең кулына гармун аласы килмәде. Шуннан, башка беркем дә уйный белмимени, дип сорыйсы итте. Әни шулчак түзмәде, улым бераз уйный, дип әйтеп куйды. Ул чакта кырыклап  көйне уйнарга өйрән­гән идем инде. Әти уйнавымны ошатып, сигез яшемдә тальян алып бирде. Аннан хромкалы итте. 14 яшемдә баянлы булдым. Күрәсең, тирәннән үзләштерергә тырышуымны, кеше уйнаганны отып калып кына түгел, “самоучитель” яр­дәмендә ноталар да үзләш­терү­емне ошаткандыр. Әти таләп­чән һәм җиренә җит­кереп эшлә­гәнне ярата иде. Миндә дә шул ук холык. Кызым Айгөлгә карата бик таләп­чән булдым. Ләкин сәнгатькә бик нык тартылуын күргәч, хәлдән килгәнчә  ярдәм итәргә тырыштым. Казан мәдәният институтын тәмам­лады, Санкт-Пе­тербург шә­һәрендә мәдәният һәм сәнгать институтында режиссер-хореограф һөнәрен үзләштерде. Бүген ул – Санкт-Пе­тербург шәһә­рен­дәге татар җәм­гыяте җитәк­чесе. Иҗаты турында сүз кузгатсак, “Ак калфак” бию коллективы җи­тәкчесе, “Сө­ембикә” балеты, “Борынгы бабаларыбыз авазы” кебек тарихи спек­такль-концертлар авторы. – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблен ташлап, авылга ки­түгә нәрсә сәбәпче булды? – Укыган чакларда ук композитор Исмай Шәмсетдинов радиога музыка яздырырга чакыра иде. Бер көнне исә безнең уйнаганны композитор Александр Ключарев тыңлап утыра икән. Тәнәфес вакытында килде дә, син җыр һәм бию ансамбленә кирәк, диде. Укуны тәмамларга күп калмаган иде, мин теләп риза булдым. Халык уен коралларында уйный белә торган дустың юкмы, дип сорагач, Фаил Исхаковны тәкъдим иттем. Аның белән эшләү җан рәхәте булды, чөнки сине шулкадәр ишетә, дуэтлар бер тавышка килеп чыга иде. Шулай итеп без җитмешенче елларда ансамбль музыкантлары булып киттек. Дөресен әйтик, анда теләсә кем баянчы булып эшли алмый. Монда абсолют ишетү һәм синхронлык кирәк. Эш күп, ләкин кызыклы. Гай Таһиров кебек шә­хесләр белән эшләү – үзе бер ләззәт. Шулай да, ансамбльдә озак юанырга туры килмәде. Чөнки Александр Ключарев вәгъдәсендә тормады. Кешенең иҗат тормышы гөрләсен өчен, фанилыкны да алып барырга кирәк. Ә бу акча мәсьәләсенә килеп төртелә. Хез­мәт хакларын күтәрәбез дигән сүз гамәлгә ашмагач, мин Башкорт­станның гап-гади авыл клубына китеп бардым. – Әлфия апа сезне үзе эзләп тапкан, диләр... – Анда мине беркем белмәс, тапмас та кебек иде. Казаннан ерак бит! Әлфия Авзалова тапты менә! Күрәсең, уйнавым турында ишет­кәндер, минем бригадага баянчы кирәк, ди. Аның белән бергә ун ел эшләдек. Тагын да эшләгән булыр идек, консерваториядә югары белем аласым килде. Әлфия апа исә, чая, гадел, бераз усал, әмма кеше­нең холкын үтә сизә торган зат иде. Бригаданы ут урынына уйната. Берәрсе эленке-салынкы йөри башласа, кул уйнатырга да күп сорамый. Миңа беркайчан да каты бәрелмәде, халәтемне сүзсез аңла­ды. Бик озак аңлашып эш­ләдек, ки­түемә бераз үпкәләп тә калды. Чөнки бергә ясаган чыгышларыбыз халыкка бик ошый иде. “Энем, коеп куйган артист үзең”, – дия иде, күңеле булып. Ул җырла­ганда, мин образга керәм, гашыйк егетне уйныйм һәм җырчыны баяным белән биленнән кочып, сәхнә артына озата идем. Әлфия апа ансамбле белән төрле хәлләрдә калдык, бергәләп ул хәлләрдән чыга да белдек. Ташкентта гастрольләрдә йөргәндә чак үлемнән  калуыбыз әле дә ис­тән чыкмый. Яшәгән кунакханә­бездән 200 чакрым ераклыктагы мәдәният йортында булды бу хәл. Көндез алты баллы җир тетрәү булса да, концертларны чигерү, өзү турында уйлап та карамадык. Күз алдыгызга хәзер шул тамашаны китерегез. Кон­церт бара.  Әл­фия апа, җыр­лый-җырлый, мин­нән берничә адымга алгарак чыга, шул чакны икебез арасына түбәдән тимер торба гөрселдәп килеп төшә. Үзе­без дә, тамашачы да тын алырга куркып, шок хәлендә торабыз. Иң беренче Әлфия апа аңына килде. Тамашачыдан гафу үтенеп, чараны ялгап җибәрде. Кайчак, Әлфия апа тамашачыны кай ягы белән тота иде, дип сорыйлар. Ул җырда эри белә иде. Җыр аның бөтен күзәнәкләреннән агылды. Юкса, оста сөйләүче дә түгел, ә менә җырны тәннәрне чымырдатырлык итеп җиткерә белә. Илһам абый исә моң белән алдырды. Аны беркем дә кабатлый алмас инде. Аннан җырның тарихын кыс­кача сөйләп алып та, авызына карата белә иде. Бу сыйфатларны һәм башка бик күп күркәм сыйфатларны үзенә җыйган һәм әле дә сәхнә тоткан җырчыбыз бар әле безнең. Әмма ул нишләптер кү­ләгәдә калучан. – ? – Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдиновны әйтүем. Халыкны ничек тота белүенә бер генә мисал. Минем филармония­нең лекторий бүлегендә эшләп йөргән чаклар. Берничә артист белән кырларда, завод-фабрика­ларда концертлар куеп йөрибез. Бер заман Әлмәткә килдек. Техник­лар йортында Рафаэль Ильясов­ның концерты уза икән. Безнең бригаданың килүен белеп, Рафаэль абыйның администраторы яны­бызга килеп җитте. Эмиль абыйны җырларга чакыра. Сү­земне аяк астына салып таптама, күреп торасың, ике бүлекне күтәрә алмаячак, халык таралып бетәчәк, ди. Бик озак риза булмады Эмиль абый. Ләкин бик сорагач, күнде инде. Менә без сәхнә артында әзер­ләнеп торабыз. Чыгарга вакыт җиткәч кенә, Эмиль абый нишләп­тер мине читкә этте. Баянсыз, акапелла башкарырга җыена икән, дим. Ул көнне “Иске кара урман”­ны шундый итеп җырлады: зал, аягүрә басып, бик озак кул чапты. Универсаль кеше Эмиль абый. Ләкин бик тыйнак. Бу вакыйганы да, мин сөйләмәсәм, үзе чыгармас иде. Шулай итеп, ул Рафаэль Ильясов концертын коткарды. – Фәнис абый, консерватория ректоры Нәҗип Җи­һанов нинди кеше иде? – Аның турында төрле сүзләр йөри, мин исә яхшы музыкант һәм ярдәмчел кеше итеп истә калдырдым. Консерваториягә укырга керергә баргач та, ул миңа, композиторлыкка укырга соң инде, диде. Мин исә, яхшы баянчы буласым килә, дидем. Сынап карап торды бу миңа. Бер урынга сигез кеше дәгъва кылганын белгәч, теләгем­нең тормышка ашуы шикле булуын да аңлыйм. Ә инде документларны тапшырырга баргач, үзегез­не кабул ителгән дип исәпләгез, диделәр. Аптырадым бу хәлгә, әмма Нәҗип Җиһанов эше икән­легенә төшендем. Ул чакта телеви­дениедә еш күренә идем, мөгаен, ул тапшырулар Нәҗип абыйның да күзенә чалынгандыр, ничек уйнавымны күргәндер, дип фаразладым үземчә. Юкса аның өчен мин кем инде? Гап-гади бер авыл малае. Шуннан баянчы булырга телә­гәннәргә хәлдән килгәнчә яр­дәм итәргә дип үземә сүз бирдем. Вәгъдәмне үтим дә шикелле. – Без күп кенә халык уен коралларын югалта барабыз. Аларны ясаучы осталар да бетте диярлек, уйнаучылары да сирәк. Ә менә баянны нинди язмыш көтә? Аның гомере озын булырмы? – Баян – чагыштырмача яшь уен коралы әле ул. Мин аның гомере кыска булмас дип фаразлыйм. Ләкин баян – игътибарга мохтаҗ уен коралы. Казанда заманында музыка уен кораллары фабрикасы бар иде. Дөрес, анда баян ясамадылар, тальян гармун җитеш­терделәр. Бирегә Урта Азиядән кадәр килеп, профессиональ ан­самбльләр өчен заказ бирәләр иде бит. Беренче югалту әнә шул булды. Концерт гармуннарын, баяннарын Салих абый Шәйдуллин ясады. Бөтен Россия буенча концерт баяннарына булган ихтыяҗны (Тула осталарын исәпкә алмаганда) канәгатьләндерә иде шушы бер кеше. Бүген  аның улы Рәшит – баян төзәтүче, Казан консерваториясе педагогы. Ләкин мондый осталар бик сирәк. Боларның да күңеле кителсә, яшь алмаш әзерләнмәсә, белмим, эшләр кая барып терәлер? Чөнки мондый осталарны дәүләт дәрәҗәсендә кызыксындыру юк. Педагогия институтында төрле фән укытучыларына гармун уйнарга өйрәттем дип юкка сөй­ләмәдем. Беренчедән, укытучыга бу – икенче һөнәр булып тора, алар­га бит авылга кайтып эшлисе. Икенчедән, музыка теләсә кайсы кешедә йоклап яткан сәләтләрне уята ала. Мин, теләк булганда, һәркем гармун уйный ала дип саныйм. Теләге булганнарны укыту кебек матур башлангычны исә теләсә кайсы югары уку йортында оештырып була.      
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев