Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әләзән татарлары катлама ризыгын ничек пешерә?

Сафура Дебердеевадан урама-катлама рецепты
20 катлама өчен 8 йомырка, аз гына тоз, дүрт уч шикәр комы, бармак очына элеп кенә чәй содасы салырга кирәк. Әлеге ризыкларны барысын кул белән бер ун минут болгатасы. Аннан соң бераз гына он кушабыз да камырны куна тактасына бушатабыз. Әлеге урында куна тактасы турында аерым әйтеп китми булмас. Аның озынлыгы һәм киңлеге метр ярымга метр ярым. Күз алдына китердегезме? Әлеге сигез йомыркадан ясалган камырны Сафура ханым шул куна тактасында берьюлы бер җәем итеп җәя. – Камыр артык онны үзенә алмый ул. Камырыгыз каты да, йомшак та булмасын, сез аны тоярсыз, ул «уйный» башлый, – ди Сафура ханым. urama Минем аңлавымча, камыр үзләнергә, сыгылмалы булырга тиеш. Бөтен камырны бер җәем итеп җәйгәннән соң, Сафура ханым аны шырпы тартмасы киңлегендә, тигез булсын өчен, элек кибетчеләр куллана торган агач метр белән кисә. Кискәннән соң бераз тотарга кирәк. Аннан соң тасмаларны җиңелчә генә сузып тартып, пешерергә әзерлиләр. Катлама тирәнрәк табада майда пешерелә. Сафура ханымга каенанасы Таифә әби дә булыша. Бер генә кешегә авыррак икән. Берсе камыр тасмаларын җайлап биреп тора, икенчесе табада аны урап пешерә. Урау өчен ике япьле чәнечке кулланалар.
Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев