Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Элекке һәм хәзерге буын дин галимнәре арасында зур упкын ята" - Шәех Габдерраззак Габдеррахман Әс-Сәгъди (әңгәмә)

Ислам дөньясы хәзерге буын татар дин галимнәренең хезмәтләре белән таныш түгел, әмма бу проблеманы Болгар Академиясе кебек уку йорты хәл итә алыр иде. Иорданиядәге Амман халыкара ислам фәннәре университеты профессоры Шәех Габдерраззак Габдеррахман Әс-Сәгъди "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына шул хакта белдерде. Шәех Габдерраззак Габдеррахман Әс-Сәгъди  "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем бирә, шулай ук "Казан нуры" мәчетендә вәгазьләр укый. - Республикабызга сәфәрегез хакындагы яңалыкларда гаммәви мәгълүмат чаралары сезне Мөхәммәднең 42нче буын дәвамчысы дип язды. Бу дөресме? - Мин – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) оныгы Хәсән Ибн Али ягыннан дәвамчысы, аның әтисе Али Ибн Әбу Талиб, әнисе пәйгамбәрнең кызы Фатыйма булган. Аларның нәселләре Мәккә һәм Мәдинә белән идарә иткән. Мин изге Коръән китабын һәм пәйгамбәребезнең хәдисләрен һәрвакыт күңелемдә йөртәм. - Сез озак еллар Гыйрак президенты Сәддам Хөсәеннең киңәшчесе булдыгыз. Ул идарә иткән чорда ил, халык ничек яшәде?  - 1998 елда мине Сәддам Хөсәеннең киңәшчесе итеп билгеләделәр. Һәм мин гомеренең соңгы көннәренә кадәр киңәшләрем белән аңа ярдәм итеп тордым, һәрвакыт янәшәсендә булдым. Ул чын мөселман, ураза тота, Коръән укый иде. Сәддам мәгариф, социаль өлкәләрдә халык арасында нәтиҗәле эш алып барды, ул идарә иткән чорда медицина бушлай иде. Гади кеше иде ул. Әлбәттә, кылган гамәлләре арасында яхшылары да, яманнары да бар. Ул хөкүмәткә каршы чыккан кешеләргә аяусыз булды. Шунлыктан, дошманнарына рәхим-шәфкать күрсәтмәде. Әмма мохтаҗларга мәрхәмәтле булды, галимнәргә ярдәм кулы сузды. Гыйракның гади гражданнары, бушлай укып, доктор дәрәҗәсе алды, студентларны дәүләт хисабына чит илләргә, шул исәптән Россиягә белем алырга җибәрде. Аның тарафдарлары, хәрбиләр арасында Көнбатыш белән түгел, ә Россия белән араларны якынайтырга теләүчеләр шактый иде. - Сез кайларда белем алдыгыз? - Багдад университетында – бакалавриат, Мисырның Әл-Әзһәр университетында магистратура тәмамладым. Моннан 36 ел элек Мәккәдә доктор дәрәҗәсе алдым. Бүгенге көндә мин - Иорданиядәге Амман халыкара ислам фәннәре университеты профессоры. Аңарчы Малайзиядә университет деканы һәм ректоры булып эшләдем, Гыйракта укыттым. - Сез татар дин галимнәренең классик хезмәтләрен өйрәндегезме, бүгенге галимнәр белән танышмы? - Әйе, татар дин галимнәренең хезмәтләрен укыдым, аларның тәрҗемәи хәлләре белән таныштым. Алар ислам фәнен үстерүгә сизелерлек өлеш керткән. Татарстанга килгәч, биредә Коръәннең күпсанлы тәфсирләренә, хәдисләрнең аңлатмаларына, шулай ук Хәнәфи мәзһәбендә ислам хокукы һәм башка мәсьәләләргә багышланган хезмәтләргә юлыктым. Ә бүгенге көн галимнәренә килгәндә, барысы да яшьләр һәм рус телендә язалар, шуңа күрә ислам дөньясының алар белән танышу мөмкинлеге юк. Элекке һәм хәзерге буын дин галимнәре арасында зур упкын ята. Шунлыктан Болгар Академиясенә нигез салу – бик яхшы идея, аннан яңа Мәрҗани һәм Барудилар чыгарга мөмкин. Бүгенге көндә исламдагы зур проблема – галимнәрнең аз булуы. - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел Согуд Гарәбстаны чакыруы буенча Кәгъбә эченә хаҗ кылды. Мондый ышаныч нәрсә хакында сөйли? - Татарстан Республикасы Президенты – дингә ышанучы кеше. Без аның Кәгъбәгә керүенә сокланабыз. Ул, Минтимер Шәймиев кебек үк, Болгар Академиясенә ярдәм күрсәтә, бу – изге гамәл. - Татарстан ислам дөньясында нинди урын били? Анда безнең республикага карата мөнәсәбәт нинди? - Мин Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә булдым. Мөселманнарның законнарны үтәвен, дин иреге хөкем сөрүен күреп бик куандым. Алар да минем килүемә шат икәнлекләрен әйтте. Без Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановка мөселманнарны һәрдаим кайгыртканнары өчен рәхмәт белдердек. Бу, әлбәттә, илдә тотрыклылык булдыра. Чөнки чын гыйлем экстремизм, гөнаһ, яман эшләрдән саклый. Ислам – шәфкатьлелек дине, ул башка конфессияләр белән тыныч, дус-тату гомер кичерергә чакыра. Без Адәм улына кадер-хөрмәт күрсәттек, алар исәбенә барлык кешеләр дә керә, диелә Коръәндә. - Татарстанда традицион ислам аркасында тыныч тормыш хөкем сөрә дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Сезнең традицион ислам төшенчәсенә мөнәсәбәтегез нинди? - Ислам – шундый дин ул, аннан соң башка диннәр булмаячак, әмма ул башка диннәр белән янәшә яши. Әгәр Мөхәммәдкә (с.г.в.с.) кадәрге пәйгамбәрләргә ышанмаса, мөселман мөселман булмаячак. Мөселман кешесе Гайсә, Ибраһим пәйгамбәрләргә дә, башка пәйгамбәрләр тарафыннан җибәрелгән изге китапларга да ышана. Исламда көчләп ышандыру дигән нәрсә юк, һәм барысы да кешенең үзеннән тора, әгәр син моны кабул итәсең икән – рәхим ит. - Ничек уйлыйсыз, ни өчен нәкъ менә Хәнәфи мәзһәбе киң таралыш алган? - Исламда барлыгы дүрт мәзһәб бар – Хәнәфи, Мәлики, Шәфигый һәм Хәнбәли мәзһәбләре. Шуларның иң беренчесе – Хәнәфи мәзһәбе. Фикһ, ягъни ислам хокукының да чишмә башы шуңа барып тоташа. Әлеге мәзһәбкә нигез салган Әбу Хәнифә заманында ислам дөньясының үзәге булган Багдадта яшәгән, кешеләр бирегә белем тупларга килгән, шунлыктан нәкъ менә Хәнәфи мәзһәбе киң таралыш алган да. Дөньяда 1 миллиардка якын мөселман исәпләнә, шуларның яртысына якыны – Хәнәфи мәзһәбендә. Фикһ – бик киң төшенчә, ул никах, сәүдә һ.б. күп кенә темаларны үз эченә ала. - Бүген экстремизмга, башкалар турында "Алар дөрес гыйбадәт кылмый", - диючеләргә ни рәвешле каршы торып була дип саныйсыз? - Беренче сәбәпне искә алдым инде – галимнәрнең булмавы һәм дөрес белем бирелмәве. Әйтик, яныңа кемдер килә дә, намазны дөрес укымыйсың дип әйтә, ә үзе - белеме буенча инженер яки машина йөртүче, тиешле гыйлеме юк, ди. Шунлыктан дөрес белем бирә алырдай галимнәр кирәк. Мин шундый әйбергә тап булдым: Татарстанда мөселманнарның күпчелеге олы яшьтә һәм алар бернинди галим дә түгел. Элек таксист, хәрби кеше булганнар, аннары, мәчеткә килеп, имамга әверелгәннәр. Ә бездә андый нәрсә юк – галим булырга кирәк. Шунлыктан экстремистлар биредә нәкъ менә шундый, галимнәр булмаган мәчетләргә килеп, буш торган дәрәҗәле урынны били дә инде. - Казан һәм Татарстан халкына ниләр теләр идегез? - Беренчедән, үз Ватаннарын яратсыннар һәм аңа хезмәт итсеннәр, чөнки туган илеңә хезмәт итү – ул иманның бер өлеше, ислам дине барлык кешеләрне хөрмәт итәргә һәм яратырга куша. Ул-кызларыгызга ислам дине нигезләрен өйрәтегез. Мәчетләргә кереп гыйбадәт кылу мөмкинлеге биргән, республикада иминлек һәм тынычлык (мисал өчен, алар минем илемдә юк) булдырган өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булуларын сорыйм.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев