Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлеге сәгатькә Татарстанда 15,09 процент сайлаучы сайлауларда катнашырга өлгергән

Бу хакта бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә узган матбугат конференциясендә республика Үзәк сайлау комиссиясе Секретаре Надежда Борисова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бу − 432 мең 298 сайлаучы. Идел буе сайлау округында 15,8 процент, Мәскәү сайлау округында 15,94 процент, Түбән Кама сайлау округында 16,60 процент, Яр Чаллы сайлау округында 16,42 процент, Әлмәт сайлау округында 19,37 процент, Үзәк сайлау округында 7,45 процент сайлаучы сайлауларда катнашырга өлгергән.

2015 елда үткән бердәм сайлау көнендә республика сайлау участокларында 19,29 процент сайлаучы үз тавышын биргән булган. 2011 елдагы сайлауларда исә бу вакытка 10, 24 процент сайлаучы сайлауларда катнашырга өлгергән.

“Бер сайлау кампаниясе дә алдагысына охшамый. Бүген бездә фикер алдышырга хокуклы бик күп күзәтүчеләр теркәлгән. Хәзергә аларның саны 700 дән артык. Сәяси партияләрнең ышанычлы вәкилләре дә теркәлүне дәвам итә”, - диде һәм әлеге саннарның көн дәвамында үзгәрәчәген билгеләп үтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев