Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әлегә Мисыр белән авиаочышларны яңарту турында сөйләшергә иртәрәк" - Россия транспорт министры Максим Соколов

Россия транспорт министры Максим Соколов Мисыр үз аэропортлары куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча зур адым ясады дип белдергән. "Без министр, авиация һәм транспорт куркынычсызлыгы яисә объектларның террорчылардан саклау өчен җаваплы ведомстволар командасы белән сөйләшүләр алып бардык" - диде министр дип яза «РИА Новости».

Россия делегациясе Мисырның өч аэропортын да караган, аларның халыкара таләпләргә туры килүенә бәя биргән.

Шул ук вакытта әлегә Мисыр белән авиаочышларны яңарту турында сөйләшергә иртәрәк дип саный ул. "Хәзергә тикшерү нәтиҗәләре буенча Мисыр хезмәттәшләренә барлык кисәтүләрне бетерү, аэропортны эшләтеп җибәрү өчен билгеле вакыт кирәк булачак. Без билгеле куркынычсызлык системалары куелган гына түгел, ә аларның җайга салынган һәм тиешенчә кулланылышка яраклы булуына да ышанырга тиеш", - дип билгеләп үткән Максим Соколов.

Элегрәк Транспорт министрлыгына якын чыганак Россия белән Мисыр арасында авиаочышлар октябрьдә гамәлгә ашырылырга мөмкин дип хәбәр иткән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев