Татар матбугаты
"Елап утырсак, берни булмас иде" (гыйбрәт)
Баласының авыру икәнен белгән әти-әни бер мәлгә югалып кала. Кайбер гаиләләр таркала, кемнәрдер, киресенчә, бер йодрыкка берләшә. Баласын барыбер терелтәм дигән максат белән яшәүче гаиләләр дә юк түгел. Имамиевлар гаиләсе белән танышкач, аларның язмышын башкаларга да бәян итәсе килде. Алар табиблар да өметсезләнеп кул селтәгән сабыйны аякка бастырган.
– Анэль – безнең беренче балабыз. Яшермим, сигез айда баламның күзе кылыйлана башлагач, нишләргә дә белмәдем. Бөтенләй куркып калдым. Балалар табибы, җитлекмичә туганга гына шундый ул, яшьтәшәләрен куып җитәчәк, диде. Улым чынлап та, куып җитте. Шундый матур, таза бала иде. Әллә күз тиде инде, ун айдан ДЦП диагнозы куйдылар. Нидер барлыгын сизенсәм дә, табибларның сүзен ишеткәч, миңа шок булды. Тик үземне бик тиз кулга алдым, – дип сөйли Анэльнең әнисе Ландыш. – Казанның 8 нче хастаханәсендә дәвалана башладык. Андагы табиблар миңа балага ничек ярдәм итәргә кирәклеген өйрәтте. Дүрт төрле массаж ясарга өйрәндем. Хәтта имтихан да тапшырдым. Бала кечкенә, ә мин табиб кушканнарны үтим. Улымны, елатып-елатып, күнегүләр ясатам. Кайчакта өйдәгеләр мине аңлап та бетерми иде. Кызганып утырсам, улым бүгенге уңышларына ирешә дә алмас иде.
Ландыш баласы белән 6 ел өендә утыра. “Көн саен нидер эшләргә тырыштык. Һәр иртә эшкә йөргән кебек дәвалану үзәкләренә бардык. Ай саен диярлек хастаханәдә яттык. Күз буенча дәваланып кына чыгабыз, тагын керәбез. Өйгә кайтмыйча яшәгән чаклар да булды. 3,5 яшендә Анэльгә беренче операцияне ясадылар. 2 ай буе тоташ гипста ятты. Яңадан йөрергә өйрәнергә туры килде. Беренче сыйныфка барганчы да зур операция кичердек, – ди ул. – Тернәкләнү өчен кая гына йөртмәдек. Мин үзем – үҗәт кеше. Куйган максатымны, әйткән сүземне үти торган кеше. Улымның талантлы, сәнгатькә гашыйк икәнен күреп алгач, аңа шартлар тудырдым. Балам бер яшьтә 40 сүз белә иде. Ике яшендә “Су анасы”, “Шүрәле”не яттан сөйләде. Янына утырып укымадым. Сабага кайтканда, юл буе улыма сөйли идем. Үзе дә кызыксына. Бер минутка йөз сорау бирә. Укытучылары да: “Улыгызда яшәү теләге шул кадәр көчле”, – ди. Үзем дә шаккатам һәм сөенәм. Димәк, тырышлык бушка китми”, – ди Ландыш.
Гадәттә, әти-әнинең баласын тыңларга вакыты юк, аның сорауларына җавап бирергә дә атлыгып тормыйлар. Ә менә Анэльгә бу яктан бәхет елмайган. Аның һәр сүзе, һәр җөмләсе мөһим. Әнисе аны бер караштан аңлый. “Баланы аңларга кирәк. Җырларга яратуын күргәч, вокалга бирдек. Театр уйнарга да осталыгы бар. Шигырьләр дә сөйли. Ике төрле ансамбльгә, музыка мәктәбенә йөри. Яңа һөнәрләр белән кызыксына. Безнең өйдә пакет-пакет киемнәр тора. Хастаханәдән кайткач, табиб булып уйный. Көрәшергә ярата. Бу нәселдән килә. Күп еллар шуышып йөргәч, аның куллары көчле. Ел саен Сабантуйларда көрәшә. Узган ел беренчелекне алды, быел икенче булды. Бертуган энем Илһам да көрәшеп йөри. Әнә шул абыйсы аның күңелен үсендерә инде. Өйдә дә өстенә “көрәш” дип язылган футболкасын киеп куя да йомшак эт уенчыгы белән көрәшә”, – дип сөйли Ландыш.
11 яшьлек Анэль Казанның 78 нче мәктәбендә белем ала. Гел “бишле”гә генә укый икән. Нинди чаралар булса да, берсе дә Анэльсез узмый.
– Улымның йөрүе генә начар. Аның да башка балалар кебек буласы килә. Кыш бабайга да, яхшы итеп йөрсәм иде, дип хат язган. Киләчәктә хирург булам, ди. Ә мин аның бу хыялларының кайчан да булса тормышка ашасын беләм һәм шуны телим дә, – ди Ландыш.
Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев