Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Экспертлар россиялеләрнең яңа пенсия яшенә кадәр яшәү мөмкинлеген бәяләгән

65 һәм 63 пенсия яшенә җитәчәк беренче буын россиялеләрдән ир-атларның 17,4 проценты, хатын-кызларның 6,5 проценты пенсиягә кадәр яши алмаячак. Бу хакта РБК Югары икътисад мәктәбенең Демография институты хисапларына сылтама белән җиткерә. Хөкүмәт тәкъдим иткән күчеш чоры барышында пенсиягә чыгачак ир-атларның пенсия яшенә кадәр яшәү фаразы 82дән 96 процентка кадәр. Хатын-кызлар өчен әлеге күрсәткеч - 93-99 процент дәрәҗәсендә. Әлеге исәпләүләр РБК өчен Югары икътисад мәктәбенең Демография институты тарафыннан әзерләнгән. Алар Human Mortality Database һәм үлем үзгәрешләре буенча Дәүләт федераль статистика хезмәте фаразлары салынган база мәгълүматларына нигезләнгән.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев