Әккәрәйдә ачлык елларында гомерләре өзелгәннәр хөрмәтенә куелган һәйкәл-обелискны яңарттылар

Бу эшне башкарырга “Шушмаойл“ җәмгыяте булышкан, диелә “Безнең Чирмешән” газетасында.

1921-1922 елларда бу авылда ачлык аеруча зур зыян сала, 1922нең язында гына да 885 мәет җирләнә (чагыштыру өчен: бүген Әккәрәйдә 753 кеше яши). Аларның урынын моннан 10 ел элек аерым билгеләп куйдылар. Күптән түгел дин әһелләрен дә чакырып, зиратта ачлык корбаннарын искә алдылар.

“Киләсе язда бу тирәне төзекләндерергә ниятлибез, - ди әлеге изге эштә башлап йөрүче Федор Ильич Трофимов. - Бер уңайдан нефтьчеләргә, һәйкәлгә язу эшләтүгә булышкан авылдашларга рәхмәт белдерәм. Татарларга хөрмәт йөзеннән, алар Әккәрәйдә чиркәү төзегәндә дә нык ярдәм иттеләр, текстларны русча, чувашча, татарча да яздырдык”.

Бүгенге чара һәйкәл түренә куяр өчен ясалган шушы гранит плитәне аруландырудан башланды.

“Олы буын ачлыкның ни икәнен яхшы белә. Үзең кичермичә, аны күз алдына китерү кыен, андыйны кичерергә дә язмасын. Яшь буын үткән тарихны белергә тиеш”, - диде Әккәрәй рухание Александр атакай. Район башлыгы урыбасары Миләүшә Батыршина әйтүенчә, ачлык корбаннары өчен иң мөһиме – аларны онытмау. Ул чактагы югалтулар турында балаларга, оныкларга ешрак сөйлик. Авыл зиратында һәйкәл куйдыру мәшәкатьләрен үз өстенә алганнарга бик зур рәхмәт, диде ул.

...Киләсе елга биредә Питрау бәйрәме тирәсендә тагын бер җыелмакчылар. Һәйкәл тирәсен матурларга, төп капкадан монда кадәр арада брусчаткадан сукмак салырга да планнары бар. Зиратта карт агачлар күп, аларны да кисәргә кирәк. 2022 елда авылдашларының ачлыктан гомерләре өзелеп Әккәрәй зиратында җирләнүләренә 100 ел тула. Шатлыклы вакыйга түгел, әмма хәтерне яңарту, туган-тумачаны искә алу өчен бер форсат була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: