Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әкият терапиясе"

Казанда “Мәрхәмәтлелек атнасы” дип игълан ителгән бу атнада киң күңелле хәйриячеләрне җәлеп иткән күркәм чараларның чираттагысы Әмирхан урамында урнашкан 45нче санлы Балалар китапханәсендә үтте. Биредәге Балалар китап театры залында  – “Әкият терапиясе” оештырылды.

Әлеге проектның авторы – быел “Мисс Планета-2016” исеменә лаек булган Рада Кузьмина. Аңа республиканың “Кечкенә принцессалар” гүзәллек һәм талантлар фестивалендә җиңгән кечкенә принцессалар ярдәм итте. Бергәләшеп алар балалар йортларында тәрбияләнүче кызларга һәм малайларга Ганс Христиан Андерсенның “Гадкий утенок” әкиятен укыды.

– Кешене авырганда табиб дәвалый, ә менә җан әрнегәндә иң яхшы дәва – ул башкаларның күңел җылысын тою. “Әкият терапиясе” хәйрия акциясен җәмгыятебезне, кешеләрне бу тормышта мәрхәмәтле гамәлләр күбрәк кылырга этәргеч бирү максатында оештырабыз. Китаплар, бигрәк тә халык зирәклеген туплаган, тирән мәгънәгә ия әкиятләр – алар гомер-гомергә һәр буында мәрхәмәтлелек кыйммәтләрен тәрбияләү чыганагы булды. Шуңа күрә әкият уку һәм тыңлау өчен китапханәгә җыелуыбыз очраклы түгел. Бу акцияне ай саен үткәреп торырга ниятлибез. Киләсе очрашу шулай ук китапханәдә булыр, дип уйлыйбыз. Һәр очракта әкият укырга күренекле артистларны, спортчыларны, дәүләт эшлеклеләрен чакырырга телибез, – дип сөйли Рада Кузьмина.

Тәүге “Әкият терапиясе”н оештыруда Казан шәһәре хакимияте, башкаланың Үзәкләштерелгән китапханә системасы, “Кечкенә принцессалар” фестивале оештыру комитеты һәм, әлбәттә, хәйриячеләр ярдәм иткән. Мәсәлән, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте балаларга китап һәм журналлар бүләк итте. Казанның Үзәкләштерелгән китапханә системасы да акциядә катнашкан балаларга истәлеккә “Татар халкының фольклоры һәм бәйрәмнәре” турында китаплар тапшырды. “Компьютерлар, планшетлар заманында яшәсәк тә, балалар китап белән кызыксына. Монда беренче чиратта әти-әниләрнең өлеше зур, алар балалары фикерле, белемле, әдәпле булып үссен өчен китап укуга мәхәббәт тәрбияләргә тырыша, сабый чактан җитәкләп китапханәләргә йөртә. Китапханәдә үткәрелгән бүгенгедәй бәйрәмнәр балаларның китап белән арасын якынайта”, – дип ассызыклый Казанның Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Резеда Исмәгыйлова.

Әйтергә кирәк, башкаланың 45нче Балалар китапханәсе башкалардан аерылып тора: биредә начар ишетүче балаларга хезмәт күрсәтү мөмкинлекләре булдырылган. Моннан тыш, инде ун елдан артык тагын бер үзенчәлекле иҗади проект – Балалар Туган як тарихы музее эшләп килә. Интерактив музей экспозияләре белән бәйрәм кунаклары да танышты. Яшел Үзән районының Нурлат авылы балалар йортында тәрбияләнүче яшүсмерләргә Казанга китап һәм әкият бәйрәменә килергә химаяче Руслан Сабиров булышкан. “Мин үзем әби белән үстем, бәлки, шуңа да ятимнәрнең хәлен яхшы аңлыйм. Без иптәшләрем белән Нурлат балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең хәлен белешеп торабыз, бәйрәмнәрдә бүләкләрсез калдырмыйбыз. Бу юлы да әкият бәйрәмен күрергә теләүләрен белгәч, транспорт-юл чыгымнарын үзебез кайгырттык”, – ди балаларны сөендерергә сәбәп чыгуына куанган Руслан Сабиров. Нурлат балалар йортында бүгенге көндә утызга якын бала яши. Казанга әкият бәйрәменә тугыз яшүсмер килде. “Безнең өлкән сыйныф укучылары спорт һәм иҗади ярышларда актив катнаша, ә башлангычлар китап укырга ярата, үзебезнең китапханәдә оештырылган мәдәни чараларда да даими чыгыш ясый. Шуңа күрә аларга “Әкият терапиясе” аеруча кызык булды”, – ди тәрбиячеләре Лилия Габидуллина.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев