Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әкият" Татар дәүләт курчак театрында Чыршы бәйрәмнәре башланды

Бүген "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында Чыршы бәйрәмнәре башланды. Театрның матбугат үзәге билетларның ике көн эчендә сатылып бетүе турында  хәбәр иткән иде. Беренче булып, спектакльләр саны артыграк булса да, русча тамашаларга билетлар сатылып беткән. “Татар-информ” хәбәрчесе бу мәсьәләдә фикер уртаклашуын сорап язучы, Тукай премиясе лауреаты, шушы көннәрдә дә “Әкият” курчак театрында премьера чыгарган Ркаил Зәйдуллага мөрәҗәгать итте. “Бәлки билетларны спектакльнең нинди телдә булуына карап түгел, ә авторларга карап – исеме дөньякүләм танылган Ганс Христиан Андерсен, Шарль Перрога алалардыр”, дигән сорауга Ркаил Зәйдулла: “Бала өчен, бирегә килүче, дүрт-биш, алты-җиде яшьлек тамашачы өчен Шарль Перро ни дә, Чуковский ни дә, Ркаил Зәйдулла ни?! Аларны нинди масштабтагы язучы икәнлеге баланы кызыксындырмый да, кирәк тә түгел, - дип җавап бирде. - Минемчә моның төп сәбәбе безнең мәгариф системасында. Оештыра белсәң татар балалары килеп, рәхәтләнеп карап китәр иде. Монда бит хикмәт татар авторларында гына түгел. Шул ук Шарль Перро да татарча куеп була”. “Әйе, билетны ата-ана, әбиләр-бабайлар ала. Монысы инде безнең милли үзаңга кагыла, - дип дәвам итте язучы. - Әнисе, әбисе урыслашып беткән икән, татарчаны аңламауларын балаларына да, оныкларына да күчерә. Бу – безнең милләт өчен глобаль проблема. Монда курчак театрын гаепләп булмый. Авторларны бигрәк тә”. Исегезгә төшерәбез, 16-17 декабрь көннәрендә "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында Ркаил Зәйдулланың шигъри тел белән язылган “Бүре җиләге” пьесасы буенча премьера чыкты. Спектакльне театрның татар труппасы белән театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров куйган. “Минем курчак театрында беренче куелышым. Курчак театрында әсәреңне куйдыру башка театрларга караганда катлаулырак та икәне әле. Бу куелыш мине котыртып җибәрде. Тагын язарга җыенам”, диде Ркаил Зәйдулла.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев