Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әкият" Татар дәүләт курчак театры "Кунак сарае" IX Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнаша

Бүген «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының рус төркеме Оренбургка юл алды. Иртәгә алар “Кунак сарае” IX Халыкара Яшьләр һәм өлкәннәр өчен курчак театрлары фестивалендә А.Цагарелиның “Ханума” спектаклен күрсәтәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. Спектакль Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театры бинасында булачак, дип өсти театрның әдәби бүлек мөдире Дилия Шаязданова. Спектакльне сәхнәгә Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Илдус Зиннуров һәм рәссам, “Алтын битлек” илкүләм театраль премия лауреаты Захар Давыдов Татарстан театр әһелләре берлеге ярдәме белән куйган иде. Фестивальгә чакыру алганчы «Әкият» театры сайлап алу турлары узган. «Безнең өчен бу бик шатлыклы вакыйга. Без дөньяның башка коллективлары белән көч сынашабыз, аларның актерлары, режиссерлары белән тәҗрибә уртаклашачакбыз» ,- ди театрның директоры Роза Яппарова. Фестивальдә Мәскәү, Пермь, Ереван, Магнитогорск, Израиль, Омск, һ.б. шәһәрләрдән театр коллективлары катнашачак. Фестиваль афишасында 11 спектакль. Фестиваль 18 – 21 май көннәрендә уза.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев