Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әкият" курчак театрының Кече залында шагыйрь Зөлфәтнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәреләчәк

19 гыйнварда “Әкият” курчак театрының Кече залында күренекле шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, респуликабызның Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе Зөлфәтнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелә, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Башлана 16.00 сәгатьтә Керү ирекле! Белешмә. Зөлфәт (Дөлфәт Госман улы Маликов) (1947-2007) Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәет авылында туган. В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген, Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлаган. «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә эшли, «Чаян» журналы редакциясенең әдәбият бүлек мөдире була. Зөлфәтнең шигъри иҗаты хәзерге татар поэзиясендә үзенчәлекле бер күренеш булып тора. Поэтик фикерне калку, масштаблы итеп күрсәтүгә омтылу, публицистик кайнарлык, трибунлык, халык иҗатына һәм традицион язма әдәбиятына нигезләнгән романтик образлылык, җыйнак композиция, төзек ритмика — Зөлфәт стиленең төп сыйфатлары шулар. Шагыйрь чынбарлык күренешләрен, лирик геройның рухи дөньясын халык язмышы, үткәндәге зур тарихи вакыйгалар яки бүгенге көннең мөһим проблемалары белән фәлсәфи бәйләнештә ачарга омтыла. Зөлфәтнең күп кенә лирик шигырьләре музыкага салынган, «Һаман яратам» (Ф. Хатипов музыкасы), «Төнге утлар», «Каратолым» (С. Шәмсина музыкасы), «Сагынуга дәва юк» (3. Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлар халык арасында киң популярлык казандылар. Зөлфәт шулай ук «Мәкерле песи» исемле беренче татар балалар операсының (композиторы — Л. Хәйретдинова) либреттосы авторы буларак та билгеле. “Әкият” курчак театры репертуарында Зөлфәтнең “Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” әсәре уңышлы бара. Ул 2014 елда яңартып куелган иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев