Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әкият" курчак театрында С.Маршакның әсәренә нигезләнгән премьера тәкъдим ителәчәк

“Әкият” Татар дәүләт курчак театры сәхнәсенә “Теремок” әкияте әйләнеп кайтты. Әмма ул бу юлы классик стильдәге әкият буларак түгел, скоморох-шамакайлар хикәяте-мәзәге буларак куелды. Спектакль кичә сәнгать советы әгъзаларына һәм журналистларга күрсәтелде. “Татар-информ” хәбәрчесе театрның сәнгать советы утырышында катнашып, яңа спектакль турында аны әзерләүчеләр һәм белгечләр фикерен тыңлады. Пресс показ премьеры "теремок скоморошьи потешки" Спектакльнең режиссеры – Рафаэль Таһиров. Рафаэль театрга Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап, артист булып килә. Үзен режиссерлыкта сынап карый, Санкт-Петербург театр сәнгате академиясенең курчак театры факультетын тәмамлый. Аның диплом спектакле булган “Айболит”ы һәм “Золушка” – театр репертуарында. Спектакльнең композиторы – Азат Хөсәенов, рәссамы – Софья Шахновская (Мурманск). Режиссер Софьяны социаль челтәрләр аша эзләп тапкан һәм ул аның эшеннән канәгать. Пресс показ премьеры "теремок скоморошьи потешки" “Теремок” – Рафаэльның театрдагы өченче спектакле. Яшь режиссер таныш әкиятне скоморохлар хикәяте буларак сәхнәләштергән. Сәхнәдә – өч артист – Татарстанның халык артисты Наталия Егорова, Татарстанның атказанган артисты Сергей Кузнецов һәм Татьяна Сорокина. Алар өч Скоморох та, үзләре үк Тычкан, Бака, Керпе, Әтәч, Бүре, Төлке һәм Аю да. Алар кулында фольклор уен кораллары булган агач кашыкларга кадәр җанлана – алар мизгел эчендә Керпе яисә Бүренең күзләренә әверелергә мөмкин. Кулга киелгән бияләй күз иярмәс тизлектә бакага әверелә... Пресс показ премьеры "теремок скоморошьи потешки" “Теремок”та моңарчы уйнаган артистлар билгеләп узганча, бу куелышта формага зур урын бирелгән. Театр белгече Айгөл Габәши рәссамның төсләр белән эшләвен уңай бәяләде, корамадан җыелган киемнәр өйдәге кебек уңайлылык тудыруын, ял иттерүен билгеләп узды. “Режиссер кечкенә генә әкияттән дә урлау-терелтүләр чын триллер ясый алган. Хәтта рок-опера мотивлары бар”, – диде Айгөл. Пресс показ премьеры "теремок скоморошьи потешки" Режиссер Людмила Дьяченко спектакльнең нәни җитешсезлекләрен санап үтте, ул актерлар ансамблен югары бәяләде. Спектакльне карарга Рафаэль Тагировның Казандагы педагогы, Казан Яшь тамашачы театры артисты Нина Калаганова да килгән иде. Ул спектакльдә артистларның тиз арада берничә образга керүен билгеләп узды, тамашаның энергетикасына сокланып: “Бу – спектакль-фейерверк”, – диде. Театр директоры Роза Яппарова яшь режиссерның тырышлыгын, спектакльне чыгару өчен аның һәм артистларның төнге сәгать11гә кадәр сәхнәдә эшләүләрен билгеләп узды. Спектакль бертавыштан репертуарга кабул ителде. 21, 22, 23 апрель көннәрендә “Әкият” курчак театрының Зур залында – С.Маршакның “Теремок” премьерасын тәкъдим ителәчәк.
 Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев