"Әкият" курчак театрында мөмкинлекләре чикле балалар иҗат фестиваленең гала-концерты узды (фото)

Мөмкинлекләре чикле балалар сәламәт яшьтәшләреннән калышмый, алар бераз гына үзгәрәк. Ә үҗәтлек, ихтыяр көче, тырышлык кебек сыйфатлар ягыннан алдарак та. Татарстанда 14 мең инвалид бала бар. Ишетү-күрү, үз аякларында йөрү кебек сыйфатлардан мәхрүм булсалар да, аларны Ходай иркен тавыш, тирән моң белән бүләкләгән. Шундый балаларны бүген «Әкият» курчак театрында күрергә мөмкин иде. Биредә «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар» («Возьмемся за руки, друзья») иҗат фестиваленең гала-концерты узды. Ул быел тугызынчы тапкыр оештырыла.
Тамаша залына үткәнче мөмкинлекләре чикле балалар тарафыннан ясалган кул эшләнмәләре белән хозурланырга була иде. Ә сәхнә арты исә умарта күчедәй гөжли. Чыгыш ясарга әзерләнүче балалар хис-кичерешләрен яшерә алмый. Аларның барысы да чиксез шат. Хәтта берсенең дә йөзендә курку, дулкынлану билгесе юк. 7 сыйныф укучысы Диана Гайнетдиновага ДЦП диагнозы куелган. Гел елмаеп торырга тырышса да, Диананың авыруы күз алдында: сул аягы аксый һәм шул як күзе кысылган. Физик яктан чикле булса да, аны гадилеге, шуның өстенә табигать тарафыннан бирелгән моңы бизи. - Туганнан бирле җырлый инде ул. Бакчадагы тәрбиячеләре дә, укытучылар да, хәзер вокал укытучысы да Диананың кабатланмас тембрга ия булуын, профессиональ яктан үсәргә кирәклеген әйтәләр, – ди Диананың әнисе Алена. Диана үзе дә яшьтәшләре биргән бәяне яшереп калмады. «Мине бик талантлы диләр, – дип елмайды ул. – Беренче сыйныфтан ук безне сыйныф җитәкчебез җырга гашыйк итеп тәрбияләде. Хәзер мин катнашмый калган чара-бәйгеләр юк диярлек». Дианага тугач та әлеге куркыныч диагнозны куялар. - Йөклелек чорын бик әйбәт үткәрдем. Кызым туасы мизгелләрне шатланып көттем. Бала тудыру йортында калдырып чыгарга да әйтүчеләр булмады түгел. Ирем Фәрит белән мондый җинаятькә бармадык. Диана – тәүге һәм соңгы балабыз. Узган ел начар авыру белән әтиебез вафат булды. Менә, 13 ноябрьдә бер ел булды. Диананың ятимлек ачысын сизүен теләмим. Аны инвалид бала дип тә атыйсым килми. Үзен мескен итеп тоймасын өчен төрле түгәрәкләргә йөртергә тырышам. Үзе дә бик уңган, сүз тыңлаучан бала ул, – дип елап алды әнисе. Диана сәхнәгә беренчеләрдән булып чыкты. Бөтерчек кебек кенә кыздан ургылып чыккан тавыш ишетеп, зал «аһ» итте. Бу концертны колак аша гына уздырып тыңлап булмый. Катнашучыларның һәр чыгышларын кайнар алкышлар белән озаттылар. Ә тамашачыларның һәрберсенең күзендә яшь ялтырый. Дәрвишләр бистәсендә урнашкан интернатта тәрбияләнүче  алты малайны күреп кем генә битараф калды икән? Эш шунда, аларның барысы да ДЦПның катлаулы төренә дучар булган. Сәхнәгә алар инвалид арбасында чыкты. Гомумән, фестивальдә катнашучылар арасында балалар йортларында, интернатларда тәрбияләнүчеләр күп иде. Сәламәт балага концерт номеры куюда күпме көч түгелә. Бу үзенчәлекле балаларны сәхнәгә әзерләүдә тәрбиячеләрнең өлеше күп кенә түгел, бик күп. Әгәр алар ярдәм кулы сузмаса, билгеле, сәләтле балаларның да таланты үзләрендә йомылып калыр иде. Әлеге фестиваль, чыннан да, зур мөмкинлекләргә старт бирә. Кул чуклары булмаган килеш, үзлегеннән пианинода уйнарга өйрәнгән Алексей Романов та әлеге фестивальнең кичәге карлыгачы. Аңа  «La Primavera» оркестры белән бергә Зур концертлар залында чыгыш ясау бәхете елмайды. Күптән түгел исә, Финляндиядән кайтты. Әлеге фестивальгә 2008 елда старт бирелә. Беренче елны анда бары тик Дәрвишләр балалар йорты һәм 6нчы санлы интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр генә катнаша. Киләсе елда исә алты мәктәптән килгән талантлылар көч сынаша. 2013 елда әлеге фестиваль шәһәр күләменә чыга. Узган ел аңа республикакүләм статус бирелде. Быел исә 600 бала анда катнашырга теләк белдергән. Фестиваль сәхнәсенә иң талантлы 150се күтәрелде. Тамашаны Сәид Галиев исемендәге Мәдәният йорты җитәкчесе Валентина Иванова белән бергә күзәттек. Ул чыгыш ясаучы балаларның һәрберсен танып белә. – Әлеге бәйрәм сигез ел рәттән безнең мәдәният йортында узды. Ә киләсе елга – юбилей. Без аны кабат үзебездә үткәрергә уйлыйбыз, – диде ул. Валентина Николаевна сәхнәгә чыккан һәр баланы «Сөбханалла, ничек үскәннәр», «Афәрин» сүзләре белән озатты. Шулай ук алар өчен борчылып, ут йотып утыручылардан да ул. Аның сүзләренчә тәрбияләнүчеләр арасында бөтенләй ятимнәр дә, әти-әнисе исән булып та, ата-ана назыннан мәхрүм булучылар бар. Сәхнәгә чыккан бер җырчы кызны ул балачагыннан белә. Аның әнисе Казанда 7 кибет тота. Баштарак әле ул аның янына килгәләп тә йөргән. Нишлисең, сәүдә үзәкләре ачарга  хәле дә, тырышлыгы да бар, ә газиз баласын тәрбияләү кулыннан килми, күрәсең. «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар» фестивале Совет районы депутатлары канат астында уза. - Миңа бу сүз бик ошый һәм мин аны еш кулланам. Әлеге фестиваль мөмкинлекләре чикләнгәннәрнеке түгел, киресенчә, чиксез мөмкинлекле балаларныкы. Шуның өстенә, ул балаларны гына түгел, аларга ярдәм итәргә атлыгып торучы өлкәннәрне дә берләштерә, – диде Казанның Совет районы башлыгы Рөстәм Гаффаров. Үзенчәлекле балаларга үгет-нәсыйхәтен җиткерергә эстрада мэтры Салават та килгән иде. - Изгелек эшләү буенча кайсы район беренче урында дисәләр, һич шикләнми, Совет районын әйтергә була, – диде ул. Аның чыгышы шушы бер җөмләгә сыеп бетте. Күпләрнең өмете акланмады: бәйрәм сәхнәсендә Салават моңын ишетергә насыйп булмады. Хәер, моны көтәргә дә кирәкми иде. Чөнки ул бер генә бәйрәмнең дә башында яки уртасында җырламый. Балаларның күңелен аның адашы Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем күрде. Мөмкинлекләре чикле балаларның тагын бер хыялы чынга ашты бүген. Алар Бөек Устюг шәһәреннән килгән чып-чын Кыш бабайны күрү бәхетенә иреште. Шулай итеп бүген республикада Чыршы бәйрәмнәренә старт бирелде.

Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: