Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әкият" курчак театрында "Кулга-кул тотынышыйк, дуслар" республика фестиваленең гала-концерты узачак

8 декабрьдә “Әкият” курчак театрында урнашкан балалар үзәгендә “Кулга-кул тотынышыйк, дуслар” республика фестиваленең гала-концерта узачак. Иҗат фестивалендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чыгыш ясаячак. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында Казанның Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина сөйләде.

Фестиваль 2008 елдан үткәрелеп килә. Фестиваль җитәкчесе, Казанның Совет районы хакимиятенең мәдәният бүлеге башлыгы Талия Әхмәтшина әйтүенчә, фестваль үткәрү турында фикер начар ишетүче балалар өчен 6 нчы интернатта оештырылган бәйрәмнән соң туган. Ул чакта балалар тавышларны ишетмәсә дә, матур итеп биеп күрсәткән. Беренче фестивальдә бары тик – ике, икенче елга инде алты интернат-мәктәп катнашкан, 2016 елдан ул республикадагы барлык интернат-мәктәпләр арасында уздырыла башлаган.

“Быел фестивальда Татарстанның 20 интернаты, шул исәптән Алабуга, Чистай һәм Саба районнары катнашырга теләк белдерде”, – диде Талия Әхмәтшина. Ул әлеге иҗади чара хәйриячеләр акчасына үткәрелүен дә искәртте.

“Кулга-кул тотынышыйк, дуслар” фестивале быел беренче тапкыр “Әкият” Татар дәүләт курчак театры бинасындагы балалар үзәгендә уза.

“Фестиваль балаларга киләчәктә үзләрен табарга ярдәм итә. Бала гаиләдә тәрбия алса, әни-әтисе аның мөмкинлекләрен исәпкә алып, аны алга таба шул юнәлештә үсәргә ярдәм итә. Фестивальдә катнашучыларың күбесе әни-әти җылысыннан мәхрүм калып, балалар йортында һәм интернатта үскән балалар. Фестиваль бу балаларның тормышына нинди йогынты ясавына бездә матур мисаллар да бар. Ике ел элек бармаклары булмаган Алексей Романов фортепианода уйнады. Аны Рөстәм Абязовның "La primavera" оркестрына тәкъдим иттеләр. Һәм менә әле күптән түгел ул Финляндиядәге гастрольләрдән кайтты. Безнең фестивальдән соң аның тормышы бик нык үзгәрде”, – диде Талия Әхмәтшина.

Быел сайлау этапларында физик мөмкинлекләре чикләнгән 600 гә якын кеше катнашты, ә гала-концертта 150-160 кеше чыгыш ясаячак. Гала-концертта Ислам Рамазанов та чыгыш ясарга тиеш. Алдагы фестивальдә ул үзенең шигырьләрен укыды. Иганәчәләр ярдәме белән аның шигырьләре “Мелодия в тишине” җыентыгына кереп дөнья күрде.

“Беренче тапкыр чыгыш ясаганымны хәтерлим. Минем өчен, бу кызык иде, көтелмәгән вакыйга булды. Иң беренче чиратта, бу алдагы яшәешкә этәргеч бирә. Киләсе фестивальгә номер турында уйлыйсың, әзерләнәсең. Фестивальнең аерым жанр белән чикләнмәве әйбәт. Бу дөньяга чыгу мөмкинлеге, башкалар, бәлки, эшли алмаганны күрсәтәсең. Иң мөһиме – теләк булырга тиеш”, – диде Ислам Рамазанов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев