Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әкият" дәүләт курчак театрында Чыршы бәйрәмнәре узачак

«Әкият» дәүләт курчак театрында Чыршы бәйрәме 20 декабрьдән башлана һәм 2017 елның 9 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Театр бу аралыкта бер генә көн – 1 гыйнварда гына ял итәргә җыена.

20 декабрьгә кадәр шактый вакыт булуына карамастан, татар спектакльләренә билетлар бик аз гына калган, ә русча тамашаларга бөтенләй сатылып беткән. – Билетлар ике көн эчендә сатылып бетте. Аның 50 проценты интернет аша сатылды, шуңа да быел артык зур чиратлар булмады», – ди театрның матбугат үзәге җитәкчесе Дилия Шаязданова. Яңа ел программасы татар һәм рус телләрендә үткәреләчәк. Традиция буенча, ул ике өлештән тора – Чыршы тирәли интермедия һәм залдагы спектакль. Татарча бәйрәмдә чыршы тирәли интермедиядән соң залда Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» спектак­ле күрсәтеләчәк.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев