Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әкият" дәүләт курчак театрында "Бүре җиләге" спектакле премьерасы булачак

16, 17 декабрь көннәрендә “Әкият” дәүләт курчак театрын танылган шагыйрь, Г.Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куелган «Бүре җиләге» спектакленең премьерасын чыгара, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Спектакльнең режиссеры - Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров, рәссамнары - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Нәсыйхов һәм Фәридә Мөхәммәтшина, композиторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгудә Шәмсетдинова, аранжировка - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин, пластика – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова.

Спектакль балаларның миһербанлы булып үсүләрен тели, туган якны, туган йортны, ата-ананы онытмаска куша.

Спектакльдә Татарстанның халык артистлары Рәмзия Фәйзуллина, Татарстанның аткзанган артистлары – Юрий Чуктиев, Фәнзилә Сабирова, Ришат Гыйздәтуллин, шулай ук театр артистлары Марс Гайфуллин, Альбина Шаһалиева, Рузилә Зарипова һәм башкалар катнаша.

“Бүре җиләге” спектакле балалар өчен генә түгел, ә өлкән тамашачыларга да бик кызыклы булыр, дип ышандыра спектакльне куючылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев