Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Екатеринбургта татар-башкорт җәмгыяте оешуга багышланган татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре ачылды

10 февральдә, Екатеринбургта Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре ачылды. Чара М.Гафури исемендәге татар-башкорт җәмгыяте оешуга 35 ел тулуга багышланып уздырыла, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы. Чара Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә һәм Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге теләктәшлегендә үткәрелә. Программада төбәкнең дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында түгәрәк өстәл, иҗат кичәсе һәм концерт программасы каралган. Чарада Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы премиясе лауреаты, РФ Президенты карамагындагы Мәдәният һәм сәнгать советы әгъзасы Ренат Харис, шулай ук язучы, М.Кашкарый исемендәге халыкара премия лауреаты Айгөл Муллагалиева катнаша.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев