Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Екатеринбург шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан өлкәкүләм олимпиада узачак

1 февральдә Екатеринбург шәһәрендә Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегендә татар теле һәм әдәбиятыннан өлкәкүләм олимпиада узачак, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте.
Олимпиада Свердловск өлкәсе Гомуми һәм профессиональ белем бирү министрлыгы тарафыннан оештырыла. Шулай ук бу көнне биредә мари теленнән дә олимпиада үткәреләчәк.
Олимпиадада өлкә мәктәпләреннән 50 укучы катнашыр дип көтелә. Өлкә этабында җиңүчеләр 6-9 февральгә билгеләнгән төбәк турында көч сынашачак, ә анда җиңүчеләр Казанда халыкара олимпиадага катнашырга барачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев