Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әйләнә-тирәдәгеләр улымның язмышына битараф иде"

Шәмәрдән бистәсендә үзенчәлекле балалар төркеме бар. Аларны икенче төрле өйдә торып белем алучылар дип тә атыйлар. Кемнәр соң ул үзенчәлекле балалар? Башка бик күп чордашлары кебек, нигә Шәмәрдән лицеена яки үзләре яшәгән авыл мәктәпләренә йөреп укымыйлар?

Әллә җир йөзенә сирәк  һәм зирәк акыллы булып туганнары өчен төрле сортларга аерганнармы аларны? Зур шәһәрләрдә шундый экстраординар таланты булганнарны аерым мәктәп яки сыйныфларга туплыйлар ич әле. Шәмәрдәнгә барып чыккач, мин аның сәбәпләрен шактый тирәнгә яшеренгәнлеген белдем.
Йөрәк тибешләре – бармак очларында
Әллә фитнес залын, әллә класс бүлмәсен хәтерләткән кабинет эченә күз салу белән, тумыштан зәгыйфь балалар дөньясына аяк басуымны аңлап алдым. Хәер, дөнья дигәне  монда керүемне абайламый да калды, чөнки һәркем үз шөгыле белән мәш килә иде. Әниләренең күз карашларыннан моңсулык сизелүе генә йөрәкне тырнап узды узуын. Аралаша башлагач, һәр ана кыскача гына үз баласы хакында сөйләде.  Кайсысы йөрәк бәгыренең ДЦП чире белән дөньяга килүен, икенчеләре багалмаларының аутизм белән көрәшүен, өченчеләре  нәнүсләренең үзәк нерв системасы зарарлануын әйтеп алды. Без табиб түгел, шунлыктан авыру дәвалаганыбыз юк. Әмма, аның каруы, һәркайсыбызның авырып караганы бар. Шуңа күрә бер үк төрле чир белән төрлечә интегүебезне, кемнеңдер  эшкә йөрүен, ә кемнеңдер хәтта үлеп китүен дә яхшы беләбез, чөнки һәр чирнең кеше организмында төрлечә узуы мәгълүм. Ә менә балаларда  чир дигәне һәрвакыт башлангыч чагында ук сизелә. Шуңа да табиблар аларны савыктыру өлкәннәргә караганда күпкә җиңелрәк уза, яшь организм теләсә-кайсы чирне җиңәргә сәләтле, дип саный.  Моңа  Теләче районы Иске Җөри авылындагы “Гаилә учагы” йортында тәрбияләнүче ятимнәрне мисалга китерә алам. Мәликә ханым Гыйльметдинова  шундый чирләрдән интеккән, ата-аналары кул селкегән ун баланы  төрле балалар йортларыннан сайлап алган иде. Еллар буе  төрле детдомнарның салкын идәннәрендә күшегеп, сидек эчендә ятып телсез һәм аяксыз калган ташландык ятимнәрне тәрбиячеләр түгел, хәтта волонтерлар да караудан баш тарта. Хәзер аларның аутистлары — сөйләшә, ДЦП лылары исә йөри белә. Тиешле игътибар, тәрбия булганда, дәвага бирелмәс чир дә чигенә икән. Быел “Гаилә учагы”ның ике “очкыны”- ике баласы Казандагы кондитер училищесын тәмамларга өлгерде, аутистлары сыйләшә башлады. Мәктәптә укучылар арасында  озын тәнәфес вакытында авыл мәчетенә җомга намазына йөрүчеләр дә бар.  Шәмәрдәндәге кабинетның да шушындый изге ният белән ачылуы әллә каян күренеп тора.  Аның (ул шактый иркен иде) алгы өлешенә махсус  җыйнак, тәбәнәк өстәлләр куелган, дивардагы тактадан  яңа гына язу дәресе үтүе сизелә. Бер өстәлгә балаларның пластилиннан үз куллары белән әвәләгән хезмәтләре куелган. Төсле карандашлар белән ак кәгазьгә төшерелгән рәсемнәр дә нәнүсләрнең иҗат җимешләре. Сабыйларны сәнгатьнең бу төрләренә ветеран укытучы Фәүзия ханым Нәбиуллина өйрәтә. Баксаң,  бармак очларындагы нерв җепселләренең хәрәкәттә булуы сөйләм теленә зур йогынты ясый икән. Алай гына да түгел, мөгаллимә бармак хәрәкәтләренең акыл, фикер эшчәнлеген  үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез роль уйнавын әйте.  Менә сиңа пластилин! Фәүзия ханымның Яшел Үзәндәге детдомнан алган 12 яшьлек  улы Виталий Попов та чирдән азат түгел. Аны берәүләр  тәрбиягә алган булганнар инде. Әмма авыру бала үстерәселәре килмичә, 6 елдан соң кире тапшырганнар. Фәүзия ханым Яшел Үзәндәге балалар йортын ябырга җыенуларын ишетүгә, юлга җыенган. Виталийны Дәрвишләр бистәсендәге детдомга җибәрергә торганда килеп җиткән ул.
“Таза баланы алырга кем дә кызыга,- диде ул. –  Бала үстерүнең бөтен җаваплылыгы авырлыкларны җиңә белүдә” - Виталийны да  аягына бастырачагына нык ышана Фәүзия ханым.
 «Әни, нигә мин укымыйм»
Кабинетның арткы ягында физик күнегүләр ясау өчен төрле тренажерлар, швед диварчыгы урнаштырылган, ортопедик келәмнәр җәелгән иде.
“Безнең бу кабинетка килү юлыбыз бик урау булды,- дип сөйләде төркем җитәкчесе  Алия ханым Андреева.- Булат ДЦП белән тугач, балага уңай булсын дип, ирем Валерий белән (ул да табиб) Казаннан Шәмәрдәнгә кайттык. Булат шулай дүрт стена эчендә үсә башлады. Беркем белән аралашмый, сөйләшми. Ә кем белән аралашсын, кемгә кирәк соң ул? Урамда уйнап йөргән яшьтәшләренәме? Берәр мәктәпкәме яки?.. Әмма әйләнә-тирәдәгеләр улымның язмышына битараф иде.  Минеке кебек балалары булган әти-әниләрне эзли башладым. Шундый балаларны Шәмәрдәндә туплау теләге уянды. Әмма соңыннан, балам белән хастаханәләргә, тернәкләндерү үзәкләренә йөргәндә  мондый ата-аналарның нишләптер үз-үзләренә бикләнгән кешеләр булуын күрдем. Күп йөрдем мин Булат белән ил буйлап. Казан да, Киев та, Евпатория шифаханәләре дә калмады. Кредитларга батып бетсәк тә, улыбызның күзгә күренеп ныгуын күрү күңелдә якты өметләр уятты. Бер урында һич тә туктап калырга ярамый иде. Логопед белгечлеген үзләштердем. Кукмарадагы “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә елына ике тапкыр дәвалану курсларына  йөри башладык. Беркөнне улымның: “Әни, барлык балалар иртән мәктәпкә бара, ә мин нигә укымыйм,”- дигән сүзе ток суккан кебек итте. Чынлап та, нигә укымый соң әле ул?   Шәмәрдән лицее директоры белән сөйләшкәннән соң, улым өйдә торып укый башлады. И, шул чакларда аның шатланганын күрсәгез икән!”. Алия сөйләгәндә  үзем дә эчтән генә аның сөенчләренә  кушылып утырдым.  Әмма дөнья күргән  ханымга үзләренең сау балаларын гарип яшьтәшләре белән бергә укытырга теләмәгән кайбер ата-аналарның барлыгы да сер булмагандыр. Шундый сәбәпләр аркасында мөмкинлекләре чикле сабыйларның мәктәп партасына утыру теләге хәзергә кадәр хыялда кала килә.
“Ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе табибәсе булганлыктан, Булат кебек балалар үстергән әти-әниләрнең адреслары миңа таныш иде, дип дәвам итте Алия ханым.- Шәмәрдән җирлеге башлыгы Айдар Гәрәевнең аларның тулы исемлеген төзеп бирүе  эшемне тагын да тизләтте. Шәмәрдәндә  төрле чир белән дөньяга килгән балалар үстерүче 20 дән артык гаилә барлыгы ачыкланды. Ниһаять, шушы исемлекне кулга тотып, берничә ханым белән без район башлыгы Рәис Миңнеханов янына ярдәм сорап кердек. Без аңа балалар белән  Кукмарада ярты елдан ярты елга реабилитация курслары үтүебезне, анда  ай дәвамында барып-кайтып йөрүебезне,  мондый күнегүләрнең көн саен кирәклеге хакында түкми-чәчми  сөйләп бирдек. Олы йөрәкле Рәис Нургали улы хәлебезгә керде. Аның фатихасы белән  мәдәният йортыннан бер бүлмә бирелгәч, куанычыбызның иге-чиге булмады. Кечкенә булса да, рәсем, вак маторика дәресләре үткәрергә бик ярап куйды ул балаларга.  Әмма организмның тулы көченә  тернәкләнүе  өчен Кытайдагы, Германиядәге, Кукмарадагы кебек тренажерларда күнегүләр узарга, дәвалау массажы ясатырга да кирәк иде. Елга ике тапкыр гына түгел, көн саен кирәк.
Теләге барлар морадына ирешә
Алия ханым сүзен дәвам итә:
«Без яңадан район башлыгы янына киттек. “Бюджетта акча ягы такыррак  шул,-диде җитәкче.- Әмма сез грант программасында катнаша аласыз. Кабинет мәсьәләсен үзебез хәл итәрбез”. Бирәм дигән колына  китереп куяр юлына, ди халык. Җир белән күк арасында эленеп торган төркемне Россия инвалидлар җәмгыяте рәисе Рәшит абый Кәбиров  үз оешмасына теркәп куйды. Мин Министрлар Кабинетына  коммерция булмаган оешмалар белән бергә  республика конкурсында катнашу өчен үзебез турында аңлатма яздым. Һәм ни диярсез? Без бу грантны отып, 250 мең сумга якын акча алуга ирештек. Бу җиңү безгә иң әүвәл Шәмәрдән лицееннан зур кабинет алуга юл ачты. Алга аны ничек җиһазларга дигән сорау килеп басты. ДЦП белән авыручы балаларга иң кирәкле Гросс тренажеры ортопедия аптекаларында 180 мең тора иде. Безнең бәхеттән, Казанда шундый авыру баласы булган танышыбыз  аны 8 мең сумга ясап бирде. “Үрмәкүч” читлеге Россиядә гомумән эшләнми. Ул Украинада гына бар. Безгә аны зур танышлык аша 50 меңгә коеп бирделәр. Швед дивары, коры бассейн, атлагыч, шадра келәм, вертикаль утыргыч, фитбол тубы кебек җиһазларны төрле калаларда яшәүче туганнар табып бирде. Җәен сабыйларны күршедәге балалар бакчасының бассейнына йөрткән идек. Бик килешкән иде.  Әмма тагын ата-аналардагы күпсенү хисе өскә калыкты.  Нигә алар безгә һаман шулай  каршы төшеп торалардыр, рәхмәт төшкере. Безнең балаларда  йогышлы авырулар юк  ич. Үз сабыйларының язмышы да киләчәктә ничек булып бетәсе билгеле түгел бит әле. Алар, кимчелекләргә шәфкатьсезлек күрсәтеп, үзләрен Ходай каршында  гөнаһ кылдылар, минемчә.  Саба бассейны хезмәткәрләренә рәхмәт, суга төшү җайланмасын куйдыруга,  үзләренә чакырырга вәгъдә бирделәр”.
Әңгәмәбезгә шәфкать туташы Галина Никитина да кушылды. “Ял көннәрендә Алиягә булышырга Казаннан кайтам. Ул бит монда җәмәгать башлангычында эшли.  Белгечләр каян тапсын?  Балаларга массаж ясаучы медик кирәклеген белгәч, шушы изге эшкә үз өлешемне кертәсем килде.   Кеше хәзер, нигәдер, кырысланды. Үзен көчсезләр, зәгыйфьләр рәтенә куеп фикер йөртә. Югыйсә, киресенчә, аларның хәленә кереп шөкерана итсә, тормыш кызыклырак булыр иде. Тернәкләндерү бүлмәбез мәдәният йортында булганда, урамдагы ирләр  баскычтан төшүче безнең арбалы хатыннарны күрмәмешкә салышалар иде. Югыйсә, арбаларда гарип балалар ятканын беләләр иде бит.  Авылда «Галинаның баласы эпилепсик,”- дип улымны бакчага да  алмадылар”.
Өлкәннәр нигә гарипләрне, аларның әти-әниләрен ят итә соң?   Моңа охшаш зарларны бездә генә түгел, башка төбәкләрдә шундый сабыйлар үстерүче аналардан да ишетергә туры килгәч, әлеге сорауларны психолог Мәдинә ханым  Солтановага бирергә булдым. “Тар карашлы мокытларның инвалидларга, аларның гаиләләренә тискәре карашы бүген генә барлыкка килмәгән,- дип сөйләп китте Мәдинә ханым.- Инвалидларның да дәүләт яки җәмәгать эшләрендә   сәләмәт кешеләр белән бертигез дәрәҗәдә катнаша алачагы турында  безгә элегрәк беркайчан да сөйләмәделәр. Тәрбия эше, төшендерү алып барылмаганга күрә, “ник без аларны кызганырга тиеш” дигән хөсетле уй кайберәүләрнең  күңелен зәгыйфь балалар тәрбияләүче гаиләләрне күралмау дәрәҗәсенә җиткерә. Тәрбиядәге шушы  бушлыкны тутыру өчен мәктәпләрдә, төрле клубларда зәгыйфь һәм сау балалар  белән уртак чаралар үткәрү, ата-аналарны  агарту  эшләре алып бару бик тә зарур. Гарипләргә карата җәмгыятьтәге ачулы хәләтне   шулай гына җиңәргә мөмкин. Дөньяда бөтен яктан да килгән кеше юк. Һәркайсыбыз ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа күрә төрле коткыга бирелергә ярамый. Һәр чирне дәвалау юллары бар. Әгәр дә  дөньяга килгән барча баланың яшәргә хокукы бар икәнен танысак, безне бернинди коткы таратучы  үз артыннан көчләп ияртә  алмас. Үзенчәлекле балалар үстерүчеләргә дә мондый хөҗүмнәргә тиешенчә каршы тора белергә, беркайчан да корбан  дәрәҗәсенә төшмәскә киңәш бирәм. Гаиләдә мондый баланың тууы җәза түгел,  ә бәлки ата-анага сынау ул! Улыгыз яки кызыгыз күңеленә аңа җитенкерәмәгән рухи азык, яшәргә чакыру булып керегез. Аларның һәр көне көрәштә үтә. Беркайчан да үзегезне ялгыз итеп хис итмәгез. Белегез — сезнеке ише  балалар үстерүчеләр күп булган кебек, сезгә ярдәм итәргә әзер торган фикердәшләрегез дә күп.  Әнә, Алиядән, Наташадан, Фәүзия ханымнан үрнәк алыгыз. Статистика мәгълүматлары сәламәт балаларның тууы елдан-ел кимүе турында сөйли. Җәмгыятьнең икегә бүленүенә юл куймаска кирәк.”
… Менә шулар. Язганнарыма шуны гына  өсти алам: Шәмәрдән төркеме балалары, тернәкләндерү кабинетына йөрү өстенә, өйдә торып укуын  дәвам итә. Хак Тәгалә аларны җир йөзенә җиңелү өчен түгел, җиңү, яшәү өчен яраткан.
Ирек НИГЪМӘТИ, Мәгариф

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев