Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әйдәп барабыз. Иң мөһиме – җиңүне кулдан ычкындырмаска!" - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын 200 сумлык акчага яңа символлар өчен тавыш бирүдә активлыкны киметмәскә өнди.

Instagram һәм twitter микроблогларында республика лидеры #200казань һәм #твояроссия хэштеглары белән тавыш бирү бите скриншотын бастырган. Анда Казан – беренче урында. “Әйдәп барабыз. Иң мөһиме – җиңүне кулдан ычкындырмаска!” – дип язган ул.

Скриншот алынган вакытта Казан өчен 192 мең 474 кеше тавыш биргән, аның артыннан килгән шәһәр белән аерма 12 меңгә якын тавыш тәшкил итә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев