Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әй, гомер агышлары...

Яшь олыгайган саен үткән тормышка борылып карыйсың. Инде үзебез дә 70кә таба барабыз. Безнең буын — сугыштан соң туган буын. Ул вакытларда балалар күп иде, һәр йортта 6-10 бала үстек.   Беркөнне гаилә альбомы карап утырганда, 1976-1977 елларда төшкән, инде хәйран саргайган фото килеп чыкты һәм хәтер сандыгын искә төшерергә, үткән тормышка кайтып килергә сәбәп булды. ...Без 22 хуҗалыклы Курмала дигән авылда дөньяга аваз салганбыз, гаиләдә алты бала үстек. Әти-әниләр гади колхозчылар. Шушы авылдан өч малай — Абдрахманов Фәрит, Борһанов Фирсар һәм мин 1967 елда Чапшар сигезьеллык мәктәбен тәмамлап (үзебез үскән Курмала авылында мәктәп юк иде), Арча педагогия училищесына укырга кердек. 1971 елда кулга “Башлангыч класслар укытучысы” дигән диплом алдык. Ул чорларда уку йортларын тәмамлаган белгечләрне юллама белән эшкә билгелиләр иде. Фәрит белән мине Чувашия республикасының татар авылларына укытучы итеп җибәрделәр. Бер ел эшләгәч армиягә алдылар. 1972-1974 елларда ватан алдындагы бурычыбызны үтәп кайттык. Шуннан соң Балтач районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Рамил абый Фазлыев янына юл тоттым. Рамил абый бик белемле, тәрбияле, зыялы кеше иде һәм мине күрше Көек авылына аз комплектлы башлангыч мәктәпкә үзем директор, үзем мөдир, үзем укытучы итеп билгеләде. Читтән торып пединститутка укырга кердем. Балалар элек мәчет бинасында укыганнар, бу яңа 1974-1975 уку елына агачтан яңа мәктәп бинасы салынган иде. 1 сентябрьдә шушы яңа мәктәптә укулар башлап җибәрдек. Дүрт класс берьюлы укыйбыз, барлыгы 17 бала. Ул вакытларда мәктәп гөр килеп тора иде. Ел саен Октябрь бәйрәменә, Яңа елга, 8 Мартка авыл клубында әти-әниләргә, авыл халкына зур концертлар куя идек. Кул эшләре ярминкәләре уздырып, район буенча призлы урыннар яуладык. Яз җитсә, сыерчык оялары ясап, мәктәп тирәсендәге агачларга беркеттек. Яз-көз урманга экскурсияләргә бара идек. Тимурчылар хәрәкәте дә гел алып барылды. Кыскасы, мәктәп азкомплектлы гына булса да, тулы тормыш белән яшәде. Менә бу фотога 1976-1977 уку елында Әниләр бәйрәме үткәргәч төшкән идек. Ул вакытта 7-10 яшьлек балаларга да хәзер 50 яшь тулган. Бер уйласаң 40 ел күп тә кебек, бер уйласаң әле генә кебек... Быелгы яңа уку елы башланыр алдыннан шушы фотога карап, хатирәләремне яңартып алдым.

Госман ХӘСӘНШИН. Балтач районы, Норма авылы.
Татарстан яшьләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев