Әхсән Фәтхетдинов музеенда Мөдәррис Минһаҗевның "Кайту" дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды

Шушы көннәрдә Әхсән Фәтхетдинов музеенда Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, халык рәссамы – Мөдәррис Минһаҗевның “Кайту” дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Кайтуны, әлбәттә, төрлечә аңларга була. Минемчә ул, беренчедән, туган ягыбызга, анда яшәүче тырыш халкына мәдхия җырлау булса, икенчедән, халкыбыз өчен янып-көеп хезмәт итүне күздә тота. Дөрес, Мөдәррис Мин­һаҗев Түбән Камада яшәмәсә дә, шәһәребездән киткәне юк. Ул күңеле белән һәрчак арабызда, егерме ел дә­ве­рендә тудырган бизәкләре бүген дә диварларда, биналарда саклана, Кызыл чишмә мәчете балкышы кояш нурына тиң, халыкны үзенә тартып тора. Шуңа да шәһәребез һәм анда яшәүче милли җанлы халкыбыз рәссамның кайтуын хуплап каршы алды. Ачылу кичәсенә төрле шә­һәрләрдән күп кенә рәс­самнар да чакырулы иде. Россиянең атказанган рәсса­мы, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, Татарстан һәм Рәсәй Рәссамнәр берлеге җитәкчесе урынбасары Альберт Шиһабиев, Рәссам­нәр берлегенең идарә әгъ­засы Елена Острая Мөдәррис Минһаҗевның үз алдына куйган максатына омтылучан булуы турында сөйлә­деләр. Аның һәрбер картинасыннан үзгә, авыл баласына гына хас җылылык бөркелә. Табигать күренешендәге кабатланмас гүзәллек, анда сурәтләнгән тереклек иясе күңелне сихерли. “Болгар сериясе” тарихыбызны чагылдыра, борынгы әби-баба­ла­рыбызга дан җырлый... Үзен­чәлекле иҗат җимешләре тупланган картиналар арасында шәһәребез төзелешен чагылдырганнары да шактый. 50 еллык тарихы булган Түбән Кама шәһәренең ки­чәге һәм бүгенге көнен ачыклырга ярдәм итә, башлангычына барып тоташа. Килә­чәкне күз алдында тотып, шул ук елларда Мөдәррис Минһаҗевның сәнгать студиясе ачуы, яшь буынга матурлык серләрен төшен­де­рүе, могҗизалар иҗат итүе аеруча игътибарга лаек. Укытучы, рәссам, шагыйрь... Оч­рашуда ул шигырь язуын, әдәби берләшмәгә йөрүен дә, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле ака­демигы булуын да телгә алды. Ни сәбәпледер, күңелем Әхсән ага белән Мөдәррис абый арасында уртак охшашлыклар табарга тырышты һәм ялгышмады. Хәер, ул үзе дә бу турыда, татар халкының рухи дөньясына юлны остазым – Әхсән Фәсхетдинов күрсәтте, дип сүзен башлады... “Әхсән абый белән еш очраша идем, туганым кебек якын күрдем, үзе дә мине хөрмәт итте, – диде. – Аның үз вакытында биргән төпле киңәшләре татар халкының тарихын, милли колоритын, асылын, эчке кичерешләрен тоемлап калырга гына түгел, хәтта яшерен серләрен чагылдырырга да этәрде. Тарихи һәм фәлсәфи дәресләрен яратып тыңладым. Ә үзем, аннан аермалы буларак, аз сүзле идем. Остазымны тыңлыйм да тизрәк кайту ягын карыйм. Кайтам да кулыма тизрәк кылкаләм алам, дип хатирәләргә бирелде. Эх, бүген дә ул дәресләр булса!?.” Милләтебез горурлыгы булган, туган халкыбызның тормыш шәҗәрәсен, яшәеш келәмен тудырган Әхсән ага Мөдәррис Минһаҗев иҗа­тында халыкчан тойгылар күреп ала һәм аңа фатихасын бирергә өлгерә. Нәкъ менә шуңар да Мөдәррис Мин­һаҗевның “Милли бизәкләр” сериясен Әхсән ага Фәтхет­диновның “Ияләр” циклы­ның дәвамы итеп карарга мөм­кин. Сүз уңаеннан, шә­керте – Мөдәррис Мөхетдин улының үсүен теләп, Әхсән абый беренче булып рәс­самнәр берлегенә тәкъ­дим­намә юллый. Аның тәкъ­ди­мен башкалар да хуплый һәм, тырыш хезмәтен зурлап, халык язучысы дигән олуг исемгә лаек була Мө­дәррис Минһаҗев. Табигать хозурлыгы, туган як болыннары, күлләре күз явын алырлык. Шуларга карыйсың да, үзең дә сиз­мәс­тән, ялан тәпи уйнап үскән балачагыңа әйләнеп кайта­сың... Туган як, әти-әни, капка төбендә үскән миләш, шомырт агачы, ямь-яшел чи­рәм­ле, бәбкә үләнле ишегалды... Ирексездән күзләр дымлана... Эх, кайда калды икән ул чаклар, диясең... “Кайту” сукмагы буйлап әкрен генә киләчәк кешесе атлый. Үзе кечкенә генә булса да, уйлары зур. Милли хисләр белән сугарылган.

Нурзия МИРХАЗОВА, Түбән Кама шәһәре

Чыганак: http://www.vatantat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: