Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Эхо Москвы" радиосы тапшыруында татар теленә өйрәтергә җыеналар

Кичә Татар милли-мәдәни мохтәрияте VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында Мәскәүдән килгән татар яшьләре белән очрашу уздырды. Очрашу барышында мохтарият җитәкчесе Фәрит Фарисов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Мәскәүдәге “Эхо Москвы” радиосы тапшыруында татар теленә өйрәтергә җыенганнарын әйтте. “Радионы тыңласагыз, узган елдан “Украинада ничек анда?” тапшыруы башланып китте. Ул һәр атнаның чәршәмбе көнендә бара. Радио хезмәткәрләре украин милләтендәге кешене һәм рус кешесен утырталар һәм украин телендә сөйләшергә өйрәтәләр, украин кешесенә төрле сораулар бирәләр. Әлеге тапшыруның форматына гаҗәпләндем. “Эхо Москвы” радиосының планнарында хәзер шул ук формат буенча татар теле буенча тапшыру әзерләү”, - дип сөйләде Фәрит Фарисов.
Зилә Мөбәрәкшина, Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев