Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әхәт Гаффарның "Олы юлның тузаны" романы һәм "Дәрья башы" китабы Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде

Быелгы Г. Тукай премиясе кандидатлары арасында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган прозаик, драматург Әхәт Гаффар да бар. Драма әсәре язу өчен хәзерге заманның бөтен проблемаларын вакытында сизеп, нәкъ вакытында бирә белүең сорала, - диде «Татар-информ» хәбәчесенә Ә. Гаффар. «Пьеса язу гадәттән тыш авыр, ләкин эченә кереп китсәң, ул ияртеп алып китә инде, - ди язучы. -  Яхшы чир шикеллерәк бер әйбер ул. Менә мин үз гомеремдә 11 пьеса куйдырдым. Әйтик, «Язлар моңы» дигәне 1978 елда куелган иде. Аны үзебезнең татар дәүләт  театрлары сәхнәләштерде. Минзәлә, Чаллы, Оренбург, Стәрлетамак, Туймазы коллективлары. Янә дистәләп халык театры сәхнәгә алып чыкты. «Иртәгә улың булам» - беренче драмам. Аны мәрхүм Равил абый Тумашев Күчмә театрда куйды. Заманында җиде тапкыр эшләтте, (ул вакытта Күчмәләр Спас манарасы  эчендә урнашкан иде). М. Җәлил һәйкәле янында сөйләшеп утырганда: «Әсәреңне куябыз», - ди миңа. Кайсы вариантын, дигәч: «Беренчесен, әлбәттә, режиссерны, артистларны тыңларсыңмы, сабырлың җитәрме дип, җиде кат эшләтеп карадым», - ди.  Менә шуннан пьесаларга кереп киткән идем». Быел Әхәт Гаффарның «Олы юлның тузаны» романы һәм «Дәрья башы» китабы Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. Әхәт ага драма өлкәсендә шактый уңышка ирешкән иҗатчы. Бүген дә көчле сәхнә әсәре язарга планлаштыра. «Драма - кабатланмас жанр. Үзенә күрә зур шөгыль ул. Анда кыюлык кирәк. Хәзерге заманның бөтен проблемаларын вакытында сизеп, нәкъ вакытында бирә белүең сорала. Бер заманны Бетховеннан сораганнар: «Сез ничек рояль янында утырасыз да, шундый зур музыка яза аласыз?»  Ә ул: «Вакытында утырасы да, вакытында билгеле бер клавишага басасы  гына», - дигән. Пьеса язу да вакыт сулышын төгәл сиземләүгә нисбәтле», дип саный Г. Тукай бүләгенә кандидат.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев