Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әхәт Гаффарның иҗаты башка прозаикларныкыннан аерылып тора" - Шәмсия Җиһангирова

Әхәт Гаффар: Һәр язучы фәкать үзе турында гына яза
Очрашуда Татарстан китап нәшриятының генераль директорының беренче урынбасары Айдар Гыймадиев, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллин, халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Әхәт Гаффарның кызы Сөмбел Гаффарова, Татарстан китап нәшрияты мөхәррирләре һәм язучылар  катнашты.
“Язучы һәрвакыт фәкать үзе турында гына яза ул, - ди Әхәт Гаффар. – Геройларының исемнәре теләсә нинди булсын, барыбер һәр образда үзе чагылыш таба. Мөмкин кадәр дөньяны үзгәртергә тырышып карыйбыз. Озак еллар язган әсәрләрем тупланып, 4 томлык итеп чыга алуы язучы өчен зур бәхет инде ул”. Язучы Әхәт Гаффар томлыкларны дөньяга чыгаруда өлеш керткән кешеләргә олы рәхмәтен җиткерде.
Исегезгә төшереп узабыз, татар, рус һәм башка телләрдә чыккан егермедән артык китап авторы Әхәт Гаффарның Татарстан китап нәшриятында 4 томлык сайланма әсәрләре һәм балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар җыентыгы басылып чыкты. Язучы белән очрашу вакытында иҗатташ дуслары Әхәт Гаффарның үзенчәлекле язучы булуына басым ясады.
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллин Әхәт Гаффарның 4 томлыгы дөнья күрүен зур куаныч дип атады. “Заманында тәнкыйтьче буларак та, мин аның әсәрләрен укыдым, - ди Тәлгат Галиуллин. – Агымсу шикелле генә тыныч стиль юк. Матур гына бара да, аннан котырып китә, юлын да үзгәртергә мөмкин. Шуңа күрә, бер яктан, Әхәт Гаффарның иҗаты каршылыклы. Икенче яктан, бик динамик. Кайбер язучыларның әсәрләрен укый башлагач та ахырын сөйләп бирергә мөмкин. Ә Гаффар әсәрләренең ахырын алдан белеп булмый. Аның үзенчәлеге дә шунда.  “Әҗәт” хикәясе дә бик ошады. Әхәт үзенә бер төрле кеше ул. 13 яшеннән яза башлаган, хәзер дә тик торганы юк. Ул һәрвакыт актив. Тормышта да дошманнарын дус итә белә”.
Встреча с писателем Ахатом Гаффаром
Танылган прозикның 4 томлыгын тәкъдим итү чарасында шагыйрә Шәмсия Җиһангирова да катнашты. “Татар-информ” хәбәрчесенә ул Әхәт Гаффарның әсәрләрендәге тел үзенчәлеге хакында сөйләде.
“Әхәт Гаффар белән без электән танышлар, - ди Шәмсия Җиһангирова. – Казан дәүләт университетында бергә укыдык. Аның хәләл җефете, мәрхүм Фәридә безнең группада укыган иде. Ренат, Рәкыйп - барысы да иҗатчылар. Гомумән алар нәселе бик талантлы. Әхәт Гаффарның иҗаты башка прозаикларныкыннан аерылып тора, чөнки аның теле бик үзенчәлекле. Әдәбияттә, сәнгатьтә безнең талантларыбыз бик күп. Шуңа күрә иҗатыңа игътибар итсеннәр өчен, үзенчәлек булырга тиеш. Әхәтнең теле үзенә җәлеп итә, анда ясалмалылык юк. Үзенең туган төбәге Балык Бистәсе гореф-гадәтләрен, тел үзенчәлекләрен матур итеп күрсәтә. Киң кырлы иҗатчы, балалар өчен язганнары да күңелгә якын”.
Встреча с писателем Ахатом Гаффаром
“Тукай” конференц-залында чыгыш ясаган Равил Фәйзуллин Әхәт Гаффарны ата буларак та югары бәяләп узды. Язучының кызлары да татар милләтенә хезмәт итә, дигән фикерне җиткерде. Сөмбел Гаффарова исә “Татар-информ” хәбәрчесенә балачак хатирәләре белән уртаклашты. “Әти без кечкенә вакытта аш бүлмәсендә иҗат итә иде. Өстәлгә матур, борынгы лампа куя иде. Миңа, бәләкәй кызга, бу күренеш бик ошый һәм мин үзем дә аның янына утырып төсле кагәзьләрдә нидер язарга утырам. Әти янында тәүге ике әкиятем язылды. Бу вакытта мин өченче сыйныфта укый идем, алар хәтта матбугатта да басылды.Әти белән соңгы елларда бигрәк тә күбрәк аралаша башладык. Бер-беребезгә ничектер ачыла башладык. Минем фантазияне баетучы кешем ул – әти. Бәләкәй чагында ул сөйләгән әкиятләр, уйдырмалар мине иҗатка ымсындырды. Хәзер дә аның әсәрләре минем өчен өлге булып тора. Дөресен әйтим, әти мин язган стильне аңлап бетерми. Аңа тормыштагы шикелле булырга тиеш. Әтинең прозасы миңа бик якын. Кем дә кем прозага килә икән, алар өчен әтинең  язганнары дәреслек булырга тиеш”.
Встреча с писателем Ахатом Гаффаром
Белешмә: язучы-прозаик, драматург һәм публицист Әхәт Гаффар 1948 елның 23 декабрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туа. Олы Әшнәктәге сигезьеллык һәм Олы Солтан авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1966–1971 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем ала. 1971–1981 елларда Казанда республика көндәлек матбугатларда эшли.
Тәҗрибәле журналист булу өстенә Әхәт Гаффар күпсанлы әдәби әсәрләр – хикәяләр, повестьлар, өч роман һәм дистәдән артык пьесалар авторы да.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев