Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әгерҗедә августта узачак Бал бәйрәменә әзерлек эшләре бара

Әгерҗедә августта узачак Бал бәйрәменә әзерлек эшләре бара 12 августта Әгерҗе ипподромында республика күләмендә “Пчелино“ бал бәйрәме узачак, дип яза район газетасы. Бәйрәм сәгать 12дә башланыр дип күзаллана. Анда төрле бәйгеләр, ярышлар узачак, ярминкә-күргәзмәләрдә балны авыз итү, сатып алу мөмкинлеге булачак. Кунакларны хуш исле үлән чәе белән дә сыйлаячаклар.   Бүген район хакимиятендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова Бал бәйрәмен оештыру буенча комиссия әгъзалары белән киңәшмә уздырды. Аның эшендә ТР Аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Миләүшә Заһидуллина да катнашты. – Ипподромда кичкә кадәр бәйрәм гөрләячәк. Анда бал белән бәйле мастер-класслар уздырыла, иң яхшы чәкчәк ясаучыны ачыклыйлар, зур “Медовик“ тортын әзерләү дә булачак. Халык кәсепчелеге товарлары күргәзмәсе дә эшләячәк. Оста куллар ясаган сувенирлар, бизәнү әйберләре, кул эшләнмәләре тәкъдим ителә, – диде Римма Ринатовна. Бәйрәмдә төрле районнардан килгән яшьләр командалары спорт ярышларында осталыкларын күрсәтәләр, балалар өчен аерым мәйданчыклар эшли. Бал бәйрәмендә җырчы гаилә Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең дә катнашуы көтелә, диелгән район хәбәрендә.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев