Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әгерҗе районында Фәнис Арслановның "Аяусыз язмыш" фильмы күрсәтеләчәк

Әгерҗе районының Девәтернә Мәдәният йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Арсланов төшергән “Аяусыз язмыш“ фильмы 15 декабрьдә сәгать кичке 6да район Мәдәният сараенда тәкъдим ителә. Моңа кадәр ул Әгерҗедә “Авангард“ Яшьләр үзәгендә күрсәтелгән иде, диелә “Әгерҗе хәбәрләре”ндә. Фильм Фәнис Арсланов әсәре буенча Девәтернә җирлегендә төшерелгән. Рольләрне шушы авылның сәхнә осталары башкара. Фильмда Сабир исемле авыл иренең эчүчелек аркасында түбәнлеккә төшкән ачы язмышы тетрәндергеч һәм башкаларга сабак булырлык итеп сурәтләнә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев