Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әгерҗе кызы сынатмаган!

Әгерҗе районы Көчек авылы кызы Миләүшә Гыймранова һәм Кадыбаш кызы Гөлшат Дөлкәрнәева Болгариядә үткән кул көрәше буенча Дөнья чемпионаттыннан кайтканнар. Миләүшә Гыймранова сул һәм уң куллары белән бронза медаль яулаган.

Яр Чаллы шәһәрендә белем алучы Физик культура һәм спорт факультеты студенты Миләүшә Гыймранова 2016 елда ТР ның Кул көрәше федерациясе тарафыннан Европа беренчелегендә уңышлы чыгышы өчен грамота белән бүләкләнгән. Миләүшә уң һәм сул кул белән алтын медаль алып, Еврапының ике тапкыр чемпионкасы исеменә лаек булган.

Дөнья чемпионатында катнашу өчен, Миләүшә катлаулы сайлап алу туры үткән. Иң элек ул Татарстан чемпионатын җиңәргә тиеш булган. Аннан соң Идел буе федератив округында җиңү яулаганнан соң спортчы Россия чемпионатына барган. Анда да үзен сынатмый, Европа чемпионаты һәм аннан Дөнья чемпионатына чыккан.

“Безнең 1 октябрьдән алып 10 октябрьгә кадәр Болгарияның Благеовград шәһәрендә Дөнья чемпионаты булып узды. Анда 52 илдән меңнән артык спортчы килгән иде. Мин 21 яшьлекләр арасында 55 кг да чыгыш ясап, ике кулым белән дә ике бронза медаль яулап кайттым. Ярышлар бик яхшы уздырылды. Болгария иле бик үзенчәлекле, халкы да бик ярдәмчел, кунакчыл”, - дип уртаклашты Миләүшә Гыймранова.

Аның гаиләсендә иң беренче булып шушы спорт төре белән бертуган Гүзәл апасы шөгыльләнә башлаган. “Мәктәптә укыганда ул район ярышларында беренче урыннар алып кайткач, мин аның медальләрен тотып, аңа карап бик кызыга идем. Аның кебек буласым килде. Вакытлар узгач, мин дә аның кебек спорт төренә кереп киттем”, - диде ул.

Әгерҗе районыннан чыккан оста кул көрәштерүчеләрнең күплеген Миләүшә тренерларының уңганлыгы белән аңлатты. “Аллага шөкер, безнең районыбызда бик яхшы тренерлар бар. Минем Әгерҗедәге тренерларым Закиров Руслан Рәмзил улы, Галиуллин Сирин Мөхтәсип улы иде. Хәзер мин Яр Чаллы шәһәрендә укыйм, андагы тренерым Соломохин Олег Борисович. Аларның барысы да кул көрәше белән бик яратып шөгыльләнәләр. Шулай ук мин Әгерҗе районыннан һәм бәлки миңа аның табигате, суы көч бирәдер. Әти-әниемнең, дусларымның ярдәме булмаса, мондый зур җиңүләргә дә ирешеп булмас иде. Мин үземнең Әгерҗе районыма бик рәхмәтлемен”, - дип аңлатты Миләүшә.

Ул үз киләләген спорт белән бәйләргә тели. “Һәрбер кешенең бу тормышта үз максаты. Минем үз сайлаган юлым, ирешкән уңышларым бар һәм мин шуның белән бәхетле. Бу дөньяда үз илеңнән дә якынрак, үз илеңнән кадерлерәк җир юк. Мин үз илемнең патриоты”, - ди ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев