Татар матбугаты
"Әгәр укытучыга хөрмәт булмаса, һәркем үзенчә яши башлаячак" - Рөстәм Миңнеханов
Узган ел “Иннополис”та беренче тапкыр эшкә керешүче яшь педагогларны котлаганнар иде. Быел “акыллы шәһәр”гә укытучы булырга җыенган яшьләрне, бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл туплаган егет-кызларны җыйдылар. Президент аларга ноутбук бүләк итте.
Көн-төн уку нәтиҗәсе бу!
– Сезне зур җиңүегез белән котлыйм. Мәктәптә яхшы белем алу ул Галәмгә чыгуга тиң. Моңа сез үзегезнең, әти-әниләрегезнең, укытучыларыгызның тырышлыгы белән ирештегез, – диде Рөстәм Миңнеханов, тәбрикләү сүзләрен җиткереп.
Быел республикада 100 баллык нәтиҗәләрнең саны 123 иде (узган ел – 135). Арадан дүрт укучы ике һәм аннан күбрәк фәннән шундый күрсәткечләргә ирешкән. Мамадыш районының 2 нче лицей укучысы Алинә Нурмиева, Казанның 177 нче лицеенда белем алган Алмаз Дәүләтшин – икешәр фәннән, ә Казанның 139 нчы гимназиясен тәмамлаган Илсинә Гыйльметдинова, Бөгелмәнең 16 нчы мәктәбе укучысы Анастасия Золотухина өчәр фәннән 100 балл туплаган. Быел соңгы дүрт ел эчендә беренче тапкыр җәмгыять белеменнән иң югары балл җыйган укучы да булды. Ул Чаллының 78 нче лицеенда белем алган. Рус теле буенча 100 баллга ия булучылар саны – 51. Бу – былтыргыдан 37гә кимрәк. Математика, география имтиханнарында да 100 балл алучылар кимегән. Шул ук вакытта физика, химия, биология, информатика, рус әдәбиятын яхшы белүчеләр саны арткан. Мамадыш кызы Алинә Нурмиева үзенең ике фәннән югары балл җыюын ишеткәч, аптырап калган. “Мин нәтиҗәләрем 90нан күбрәк булыр дип уйлаган идем. Ләкин 100 сүзен ишеткәч, шатлыгымның чиге булмады. Әлбәттә, моңа көн-төн уку нәтиҗәсендә ирештем. Бернинди репетиторларга йөрмичә бу! Чөнки үз укытучыларыбыз бик яхшы белем бирде. БДИны хуплыйм. Бөтен бала да бертигез шартларда имтихан тапшырып, теләгән уку йортына укырга керә ала. Мин Казан дәүләт медицина университетында табиб белгечлеген үзләштерәчәкмен”, – ди Алинә. Кызның әнисе Галина ханым әйтүенчә, Мамадыш районында балаларның сәләтен үстерүгә зур игътибар бирелә. Бушлай түгәрәкләр эшли, транспортта йөргән өчен дә акча түләргә кирәкми икән. Мәгариф бүлеге, БДИга әзерләнү өчен, атнага ике тапкыр түгәрәкләр оештырган. Мондый мөмкинлекләр тудырган өчен ул район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерә. Президент “акыллыбаш”ларга бер урында гына таптанмыйча, белемнәрен гел яңартып торырга кушты. Соңыннан аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. “Мин 100 балл туплаучы түгел, җавап бирә дә алмаска мөмкинмен”, – диде Президент, шаяртып. Бөгелмә укучысы Гөлнара Латыйпованың бүген дәрәҗәле булган һөнәрләр хакында беләсе килә. “Әгәр элек кеше бер һөнәр үзләштереп, гомерен шуңа багышласа, хәзер хәлләр башкача. Бүген тормышта биш-алты һөнәр алыштырырга туры килергә мөмкин. Энергетика, медицина, IT-технологияләргә бәйле яңа әйберләр күп. Әлеге белгечлекләргә ихтыяҗ зур”, – диде Рөстәм Миңнеханов. БДИга карата аның фикере начар түгел. “Хәзерге вакытта башка бәяләү формасы юк. Имтихан бирмичә, көндәшлеккә сәләтле булып булмый”, – диде ул.Укытучының дәрәҗәсе үзеннән тора
Яңа уку елында республикада “Безнең яңа укытучы” грантын откан 200гә якын яшь укытучыны мәктәпләрдә көтәләр. Аларның хезмәт хакына ай саен 7,5–10 мең сум акча өстәләчәк. Президент фикеренчә, укытучыларның дәрәҗәсе күп очракта үзләреннән тора. “Әгәр укытучыга хөрмәт булмаса, һәркем үзенчә яши башлаячак. Тәртип булырга тиеш. Баланы кызыксындыра белү мөһим. Монда прәннеге дә, башкасы да кирәк. Безнең физикадан укыткан мәктәп директоры дәресендә башка фәннәрне начар үзләштерүчеләр дә ким дигәндә “4ле”гә укый иде. Хәзерге вакытта укытучылар өч елга бер мәртәбә белемен күтәрсә, киләчәктә әлеге таләп ел саен куелырга мөмкин”, – диде Рөстәм Миңнеханов.Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев