Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әгәр укытучы балаларны кызыксындыра белә икән, телне өйрәтә ала" - Фәния Гаязова

“Рус телле балаларга татар телен укыту кыенлыклары турында күп сөйләнә. Укытучылар дәреслекләрне тәнкыйтьләүгә күчте. Ләкин әгәр укытучы балаларны кызыксындыра белә икән, телне өйрәтә ала”, - дип белдерде Казанның 117нче мәктәбе татар теле укытучысы Фәния Гаязова. Ул үзенең мәктәбендә татар телен инде икенче ел Татарстанда “Мещерякова системасы” дип йөртелгән укыту методикасын файдаланып укыта. Бу алымның уңай яклары турында Фәния Гаязова КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган “Күпмилләтле җәмгыятьтә туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” Халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында, “Күпмәдәниятле белем бирү мохитендә ана теле” секциясе утырышында сөйләде.
Бу уңайдан, Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре кандидаты Марат Лотфуллин берникадәр ачыклык кертте. “Әлеге укыту системасын “Мещерякова системасы” дип атау дөрес түгел, чөнки аны Валерия Мещерякова үзе уйлап тапмаган, ә инглиз теленә өйрәтүче “Инглиш Фест” курсларына нигезләнгән. Аңардан бу методика буенча Татарстанда татар телен өйрәтергә сорадылар”, - диде галим. Шулай ук ул әлеге дәресләр Гомумевропа чит телне белү компетенциясе системасында белем бирү дәрәҗәсе буенча - А1, ягъни башлангыч дәрәҗә икәнен генә дә онытмаска киңәш итте.
Фәния Гаязова Валерия Мещерякова Татарстан укытучыларына беренче тапкыр мастер-класс биргән көнне ачык хәтерләвен әйтә. “Безгә дәресне ул инглиз телендә үткәрде. Ым-хәрәкәтләр, уенчыклар аша аңлатырга тырышты. Теләсәң-тәләмәсәң дә аңларлык дәрес булды. Инглиз телен мин дә өйрәнә алам икәнлеген аңладым. Иң мөһиме – теләк кирәк. Һәм тагын шуны аңладым – татар телен өйрәткәндә элек мин рус баласыннан бик күпне таләп иткәнмен икән. Чөнки рус баласына татар теле - чит тел ул. Бала дөрес җавап бирмәсә, укытучы аны тәнкыйтьләргә тиеш түгел, аңлатырга кирәк. Ялгышмыйча гына телне өйрәнеп булмый”, - ди Фәния Гаязова.
Хәзер ул 117нче мәктәптә бер сыйныфта татар телен “традицион” методика - Роза Хәйдәрова дәреслекләре буенча, ә икенчесендә “Мещерякова системасы”на таянып укыта. Тьютор, ягъни остаз буларак башка укытучыларга да яңа укыту алымнарын үзләштерергә ярдәм итә. Мәсәлән, хәзерге вакытта Югары Ослан районы укытучылары белән шөгыльләнүен искәртә. Аны КФУда студентларга өстәмә белем бирергә дә еш чакыралар.
“Бу укыту алымының үзенчәлеге билгеле – без баланы тел мохитенә чумдырабыз. Ата-аналар башта нишләп дәреслек, дәфтәрләр, өй эшләре бирмисез, дип гаҗәпләнә иде. Без дәрес вакытында бик күп кызыклы уеннар уйныйбыз, ләкин ул уенда катнашу өчен сүзләр белергә кирәк. Нәтиҗәдә, балалар күбрәк сүзләр өйрәнергә омтыла. Җырлар өйрәнәбез. Ул җырлар да сөйләшергә ярдәм итә торган сүзләрдән тора. Балалар дәрескә кызыксынып йөри, әле бер ата-ананың да тискәре сүз әйткәне булмады. Мондый дәресләр үткәрү, әлбәттә, укытучыдан бик нык көч түгүен таләп итә”, - ди 117нче мәктәп укытучысы.
“Бүген без тупикка килеп җиттек кебек... Әлеге методиканы мәктәпләргә күптәннән кертергә булган. Рус балаларын татар теле белән элегрәк кызыксындырырга кирәк иде... Ләкин әле дә соң түгел дип уйлыйм. Үзебездән тора”, - дип төгәлләде сүзен Фәния Гаязова.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта әлеге система буенча Татарстанда барлыгы 300 укытучы 5733 беренче һәм икенче сыйныф укучысына татар теле укыта.
Лилия Гаделшина, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев